Раббыбыз күрше хакларын Үз хакы белән янәшә куя. Шуңа күрә татарларда: “Күрше хакы – Аллаһ хакы”, дигән сүз кереп калгандыр инде.
Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа һичкемне тиңдәш кылмагыз. Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә, туган булган күршеләрегезгә һәм туган булмаган күршеләрегезгә, якын юлдашларыгызга, мосафирларга һәм кул астыгыздагы колларыгызга изгелек итегез. Аллаһ тәкәбберләрне һәм мактанучыларны яратмый” (“Хатыннар” сүрәсе, 36нчы аять).
Димәк, тәкәббер бәндә күршесенең хакларын да, башкаларның хакларын да үтәми. Әмма, Раббысы каршында түбәнчел булган, итәгатьле бәндә – өстендә булган хакларны таный һәм ихлас күңелдән үтәргә тырыша.
Йә, Раббым, безгә күршеләребезнең хакларын үтәргә тәүфыйк бир.
Фото: рixabay. ru