+5 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Иман
13 август , 05:50

Мәүлид ае мөбарәк булсын!

“Бүген, 13 августта, кояш баю белән, мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм дөньяга килгән Мәүлид ае җитә.

Мәүлид ае мөбарәк булсын!Мәүлид ае мөбарәк булсын!
Мәүлид ае мөбарәк булсын!


Быел Мәүлид ае, изге җомга белән башланып, җомга белән тәмамланачак. Ә Аллаһның Илчесе Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм кояш чыга торган иң яхшы көн – җомга дип әйткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу һәм башка сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре, үрнәге – барысы да мөэмин-мөселманнар иярергә тиешле хак юлдыр, Коръәннән соң ислам нигезләренең берсе булган Сөннәт. Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмне бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәргән һәм кешелек өчен һәр нәрсәдә өлге итеп куйган. Һичшиксез, әгәр без барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз һәм ике дөнья бәхетенә ирешербез. Коръәндә әйтелә: “Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаламаячак” (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33нче аять). Бу аятьне ишеткәч, үзеннән-үзе сорау туа: безнең арада Рәсүелебез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм булмагач, хәзерге заман мөселманнарына, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ничек ирешергә соң? Җавап бик гади: сөннәте яшәсә, мөселман дин кардәшләребез “әһле сөннәт” юлыннан атласа, аның тәгълиматыннан һәм яшәү рәвешеннән язмаса, бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең безнең арада икәнлеген аңлатачак.

Кадерле дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә салават әйтү, аның сирасын (тормыш юлын) өйрәнү, үзе һәм аның гүзәл сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау, аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын һәм аның шул бөек чорда булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү дөрес санала. Бу күркәм чаралар халык арасында Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияли, хак ислам кыйммәтләрен саклый һәм бөтен кешелек дөньясы өчен уртак булган мәңгелек әхлакый төшенчәләр – мәрхәмәт, гаделлек, гыйлемлелек, ата-ананы кайгырту, хатын-кызларга хөрмәт, балаларны сөю, күршеләр белән татулык турында искә төшерә.

Аллаһы Тәгалә безгә мөкатдәс әфәндебез, кешелеккә җибәрелгән соңгы Рәсүлебез, адәм балаларын гөнаһтан арындыручы һәм һидаятькә юнәлтүче, Кыямәт Көнендә барлык мөселманнар өчен шәфәгать кылучы, бу дөньяда хөрмәтлеләрнең иң хөрмәтлесе һәм бакыйлыкта иң мәртәбәле зат Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп итсен. Әмин”, — дип яза Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас