+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
15 Августа , 19:15

Биш нәрсәнең кадерен белик...

Бүгенге язмабыз мөселман кешесе кадерләргә тиешле берничә бүләк турында булыр. Аллаһы Раббыбыз “әл-Мүльк” сүрәсендә әйтә: “Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яратты” (“Әл-Мүльк / Хөкемдарлык” сүрәсе, 2нче аять).

Биш нәрсәнең кадерен белик...Биш нәрсәнең кадерен белик...
Биш нәрсәнең кадерен белик...

Без мөселман буларак, бу дөньяга килүебез бушка, күңел ачу өчен генә булмавын аңларга тиешбез. Ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып, Аның җәннәтенә ирешергә тиешбез. Әлбәттә, бу бик җиңел түгел, шуңа да карамастан, без бу дөньяда бирелгән вакытны мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә тырышырга тиешбез. Ислам күзлегеннән караганда, файдалы дигән сүз ни соң ул? Моның өчен без Пәйгамбәребезнең хәдисләренә һәм Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итик. Билгеле бер хәдисне искә төшереп китәрбез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм биш нәрсә килгәнче, икенче биш нәрсәнең кадерен белергә дип нәсыйхәт кылды. Нинди биш нигъмәт турында сүз бара соң?

Беренчесе – үлем килгәнче, тормышның кадерен белү. Тормыш... Ә нинди нигъмәт соң ул тормыш? Әйтик, безгә билгеле бер сумма акча биреп, менә шушы акча беткәнче яшәгез, диләр. Ә акча көннән-көн азая бара. Һичшиксез, безнең борчылуыбыз артканнан-артыр иде. Безнең тормышыбыз да нәкъ шуның шикелле: көн саен безнең гомеребез кыскара гына бара. Ә тик нигәдер бездә борчылу юк. Кайбер кешеләрне намазга өндәсәң, шундый җавап ишетергә була: “Әй, әле вакытым юк, картайгач укырмын, мәчеттә бабай кебек утырсам, тормышны кем алып барыр?” Ә бит без үлемнең кайчан киләсен белмибез. Шуңа Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышның кадерен белергә боерган.

Икенчесе – авыру килгәнче, сәламәтлекнең кадерен белү. Безнең, Аллаһыга шөкер, аяк-кулларыбыз бар, күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә. Ә кемдер мондый бәхет турында хыяллана гына ала. Ә кемдер төрле-төрле начар гадәтләр белән сәламәтлеген бетерә. Тәмәкене генә алыйк: күпме әгъзаларга зыян килә. Андый кеше үз-үзен үтерүче булып бара түгелме Аллаһ каршына? Коръәни Кәримдә Раббыбыз әйтә: “Үзегезне үзегез үтермәгез. (Ий Мөхәммәд өммәте!) Аллаһ сезгә карата Рәхимле” (“Ән-Ниса / Хатыннар” сүрәсе, 29нчы аять).

Өченчесе – фәкыйрьлек килгәнче, байлыкның кадерен белү. Байлык та Аллаһы Тәгаләдән килгән бер сынау. Байлыгы булган кеше фәкыйрьләр хәлен белми башларга мөмкин, аның күңеле ваемсызлана, тәкәбберләнә, ул Раббысы тарафыннан куелган чикләрне уза башлый. Ахырдан, байлыгын югалткач, төрле түбәнлекләргә төшә башлый. Шуңа да адәм баласы булган байлыгыннан сәдакасын биреп, зәкятен түләп һәм һәрдаим Аллаһыга шөкер кылып яшәргә тиештер. Бу урында без Карун кыйссасын искә төшерсәк урынлы булыр, дип уйлым. Муса пәйгамбәр галәйһиссәламнең Карун исемле ике туган агасы була. Ул шулкадәр бай була, алтын тутырылган сандыгының ачкычын ун кеше күтәреп йөри торган була. Бервакыт аңа Бәнү Исраил кавеменең иманлы бәндәләре: “Аллаһыга гыйбадәт кыл, байлыгың белән масаеп йөрмә”, – дигәч, ул җавап итеп: “Минем байлыгым минем үз гыйлемем белән табылган, ә Аллаһыныкы белән түгел”, – ди.

Дүртенчесе – вакыт тыгызлыгы килгәнче, буш вакытыңның кадерен белү. Бүгенге көндә иң кадерле булган әйбер – вакыт төшенчәсе. Әмма, шулай булса да, без аны бик күп исраф итәргә яратабыз. Буш вакытыбыз күп, әмма без аны нәрсәгә сарыф итәбез: кино, телевизор, буш сөйләшүләр. Әле без, намаз әһелләре дә, биш вакыт намаз гына укырга өлгерәбез. Ә нәфел гыйбадәтләргә, биш вакыт намазны мәчеттә укырга вакыт таба алмыйбыз. Бу Кыямәт көне якынлашуының бер билгесе. Күпләрдән, мәчеттә берәр эш эшләргә чакырсаң, “минем вакытым юк” дигән җавап ишетергә туры килә. Намаз укырга өндәгәндә дә шулай. Ә бит болай да кыска вакытыбызны Аллаһы Раббыбыз ризалыгын алырга омтылып, өстәмә гыйбадәтләр кылып үткәрсәк, үзебез өчен хәерлерәк була. Әхирәттә Интернетта күпме утырдың, күпме буш сөйләшү белән тулы әңгәмәләр кордың дип сорамаслар. Әмма әхирәттә Аллаһы биргән вакытны, сәламәтлекне, гомерне Аның ризалыгы өчен ничек кулланганыбыз турында соралачакбыз!

Бишенчесе – картлыгың килгәнче, яшьлегеңнең кадерен белү. Белгәнебезчә, барлык җиһазлар да яңа вакытларында күп файда китерәләр. Адәм баласы да яшь чагында шундый ук дәрәҗәдә. Яшь кешенең энергиясе дә, гыйлем алу сәләте, гыйбадәт кылу мөмкинлеге дә олы кешенекенә караганда күбрәк. Кешенең яшьлеге өчен Раббысы каршында җавап тотачагы турындагы бер хәдисне әйтеп китсәк, урынлы булыр, дип уйлыйм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кыямәт көнендә дүрт сорауга: аның тормышы һәм ул аны ничек итеп үткәргәне турында; аның яшьлек еллары һәм ул аны ничек файдаланганы турында; аның байлыгы һәм ул байлыкны ничек итеп тапканы, ничек сарыф иткәне турында; аның гыйлеме һәм ул гыйлемнәрне файдаланып, ниләр кыла алуы турында җавап бирми торып, бер генә бәндәнең дә ул көнне бер аягы да урыныннан кузгалмаячак”. Игътибар итсәк, яшьлек дигән төшенчә дә хәдистә бәян кылынган. Әлбәттә, яшь чакта төрледән-төрле мавыктыргыч шөгыльләр була, көч күп, син иң-иң җитезе, яхшысыдыр кебек тоела. Әле намаз укып, Коръән өйрәнергә иртәрәк кебек тоела. Кызганыч, күпме кеше шулай бу дөнья ялтыравыкларына алданып, бөтен тормыш ләззәтеннән колак какты. Без бит шундый зат: өлгерермен, дип уйлыйбыз.

Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: “Иртәгә нәрсә казаначагын беркем дә белми, беркем дә кайда үләчәген белми” (“Локман” сүрәсе, 34нче аять).

Тагын бер хәдисне искә төшереп үтәсе килә. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллаллаһу галәйһи вә сәлләм: “Иң яхшы яшь кеше – ул гыйбадәттә картларга охшаганы. Ә картларның иң начары – гөнаһлары белән яшьләргә охшарга тырышучы”, – дип әйтте. Ягъни, Раббыбыз яшьләр арасыннан гөнаһ кылырга көче булып та, үзләрен картлар кебек гөнаһ кылуда зәгыйфь тотучыны, ягъни зәгыйфь кеше кебек, гөнаһ кылырга үзләрендә көч тапмаучыны аерып әйткән. Шул ук вакытта, иң начар карт кеше – картлык зәгыйфьлеге булып та, яшьләр кебек гөнаһлар кылырга омтылучы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәсыйхәтләреннән шул аңлашыла: әгәр яшь кеше, гыйбадәтен кылып, дини һәм дөньяви юлда тырышып гомер күрсә, Аллаһының рәхмәте белән ике дөнья бәхетенә ирешәчәк.

Газиз дин кардәшләрем, шушы биш нигъмәт турындагы хәдистә акыл ияләре өчен күпме файда, уйланыр өчен азык бар. Кардәшләрем, барчабызга да әлеге язма белән вәгазьләнеп, иман байлыгыбызны куәтләп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булса иде. Әмин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас