+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
19 Августа , 04:15

Гошер сәдакасы бирергә онытмагыз!

“Яңгыр яки елга суы белəн үскəн ашлыклардан, җимешлəрдəн һəм печəннəн, шулай ук балдан бирелə торган зəкят гошер дип атала. Шул нигъмəтлəргə ия булган кешегə елга бер мəртəбə аның уннан бер өлешен казна хəзинəсенə яки фəкыйрьлəргə бирү – фарыз.

Гошер сәдакасы бирергә онытмагыз!Гошер сәдакасы бирергә онытмагыз!
Гошер сәдакасы бирергә онытмагыз!

Гошер малларының нисабы юк: никадəр булса, шулкадəренең уннан бер өлеше гошер итеп бирелə. Игү, уру һəм чəчүлекне карау чыгымнары исəплəнми.

Гошер бирү өчен балигъ, акыллы һəм бай булу шарт түгел. Сабый, дивана һəм фəкыйрь кешелəрнең ашлыкларыннан да гошер чыгарылырга тиеш.

Утын һəм камыш кебек нəрсəлəрдəн гошер чыгарылмый.

Яңгыр күп яумый торган җирлəрдə, чыгыр һəм чилəк белəн сугарылган ашлыклардан камил гошер бирелми, бəлки гошернең яртысы гына, ягъни егермедəн бер өлеше генə бирелə.

Гошер дə зəкят бирелə торган фəкыйрь кешелəргə генə тапшырыла”, дип яза Әхмәдһади Максуди “Гыйбәдәте исламия” китабында.

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас