+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
20 Августа , 05:30

Ачуны ничек җиңәргә?

Кеше идеаль була алмый. Кәефсезләнгән, ачуланган чаклар да булмый тормый. Шуңа күрә ачуны җиңәргә өйрәнербез.

Ачуны ничек җиңәргә?Ачуны ничек җиңәргә?
Ачуны ничек җиңәргә?

Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!” – дип сораган. Расүлебез: “Ачуланма”, – дип җавап биргән.

Расүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

1. Ачуны туктата торган сүзләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачуы чыккан кешегә: “Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, – сүзләрен әйтергә кушкан.

2. Тәһарәт алу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Хакыйкатьтә, ачу килү – шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын”, – дигән.

3. Хакыйкый көч. Расүлебез: “Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле”, – дип әйткән.

4. Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак”, – дигән.

5. Дәшмәү. Расүлебез: “Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен”, – дигән.

6. Эмоцияләрне хәрәкәтләргә күчерү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят”, – дигән.

Фото: pixabay.com.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас