+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
25 Августа , 05:05

Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!

“Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Рабигуль-әүвәл аеның уникесендә бу дөньяга туды. Шулай итеп кешелек дөньясына Яратучыбызның олуг рәхмәте буларак ахыргы Пәйгамбәр килде. Аның җибәрелүе тарих барышына бик зур йогынты ясады, Аллаһ диненең соңгы шәригате рәвешендә формалашкан ахыргы кануннары бар дөньяга тәкъдим ителде.

Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!
Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!

“Әнбия” сүрәсенең 107нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Йә Мөхәммәд, без сине барча галәмнәргә Рәхмәт итеп җибәрдек!”. Дөрестән дә, олуг Пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) барлык кешеләргә күркәм үрнәк булды, аларга Җәннәткә илтүче Бәхет юлын күрсәтте, шуның белән Адәм балалары өчен чын мәгънәсендә Аллаһның рәхмәте булды. Тормыш дәрьясында һәр кеше аерым бер көймә (корабль) кебек булса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шушы көймәләргә юлны күрсәтүче яп-якты маяк кебектер. Моннан тыш мәңгелек ахирәт тормышында — Кыямәт көнендә — Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм җир тормышында үзенә ияргән мөселманнарга шәфәгать кылачак, ягъни аларны яклаячак.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) күркәм холкы, аның сабырлыгы, зирәклеге, әдәплелеге һәм Раббысына ихлас итагате исламның гәүдәләнеше булып, әлеге динне искиткеч яхшы тәгълимат буларак сурәтли.

Әлбәттә, шушы шәхеснең барлык искиткеч сыйфатлары аның олуг ихтирам һәм мәхәббәт хисләренә лаеклы булуын белдерә.
Һичшиксез, мөселманнар һәрдаим үз пәйгамбәрен олыларга, хөрмәтләргә тиеш, шулай да Рабигуль-әүвәл аенда аңа карата игътибар, гадәттә, тагын да арта.

Һиҗри календаре буенча өченче булып килүче Рабигуль-әүвәл аенда бөтен дөнья мөселманнары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көне уңаеннан төрле чаралар оештыра. “Мәүлид ән-Нәби” (“Пәйгамбәрнең тууы”) дип исемләнгән әлеге чаралар мөселманнар яшәгән бик күп төбәкләрдә уздырыла. Ә инде төп көнендә, ягъни Рабигуль-әүвәл аеның 12сендә (быел ул 24 август кояш баеганнан соң башланып, көндез 25 август дәвам ителәчәк) мөселманнар вәгазь-нәсыйхәт кичәләре үткәрә, чәй мәҗлесләре дә оештырып, шунда пәйгамбәребезнең (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) тормыш юлын барлый, аның дәрәҗәле холык-фигылен, хикмәтле киңәшләрен чагылдыручы кыйссаларны сөйли, мөбарәк хәдисләрен искә төшерә.

Рабигуль-әүвәл ае матур, сөенечле, нәтиҗәле үтеп, безнең күңелләребезне чын хакыйкый иман нуры белән яктыртсын, Аллаһ ризалыгына ирештерсен. Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!” дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас