+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
28 Августа , 04:55

“Сабырлык – Аллаһтан, ашыгу – шайтаннан”

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Сабырлык һәм акыл белән үлчәп эш итү – Аллаһы Тәгаләдән, ашыгу (кабалану) – шайтаннан”, – диде (Тирмизи риваяте).

“Сабырлык – Аллаһтан, ашыгу – шайтаннан”“Сабырлык – Аллаһтан, ашыгу – шайтаннан”
“Сабырлык – Аллаһтан, ашыгу – шайтаннан”
“Искә килеп төшкәч тә сикереп торып, бер эшнең тизрәк булуын теләү - ашыгудыр. Акылы белән үлчәп эш итүче кешеләр һәрвакыт сакланып, эшләрнең алдын вә артын фикерләп эшли. Ашыгуның макталган урыннары да бар. Мәсәлән, бурычны түләү, мәетне озату, гөнаһлардан тәүбә итү...

Һәрхәлдә: “Эшләрнең хәерлесе – уртачасы”, – дигән белән гамәл кылырга, урынына күрә ашыгырга вә урынына карап ашыкмаска, шул урыннарны аера белергә кирәк”.

(Риза Фәхретдин, “Җәвамигуль кәлим шәрехе”).

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас