+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
29 Августа , 13:05

Мисыр Президенты Баш мөфтине орден белән бүләкләде

“Сафва” Халыкара конференция үзәгендә (Яңа Каһирә, Мисыр) Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Чарада Мисыр Президенты Габдел Фәттах әс-Сиси, Мөселман аксакаллары шурасы рәисе, “Әл-Әзһар”нең Бөек имамы Әхмәт Әл-Тайеб, Мисыр Гарәп Республикасының вакыфлар министры Усама әл-Әзһари, хөкүмәт әгъзалары, милли Җыен депутатлары һәм башка дәүләт эшлеклеләре, дипломатлар, руханилар катнашты. Бәйрәмнең мактаулы кунагы – Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин.

Мисыр Президенты Баш мөфтине орден белән бүләкләдеМисыр Президенты Баш мөфтине орден белән бүләкләде
Мисыр Президенты Баш мөфтине орден белән бүләкләде

“Мәүлид ән-Нәби” тантанасы Коръән аятьләрен укудан башланды, аннары “Пәйгамбәр елмайды” дигән документаль фильм күрсәтелде. Доктор Усама әл-Әзһари Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан чыгыш ясады, ә аннары Мисыр Президентына Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында төрле телләрдә нәшер ителгән җыентык бүләк итте.

Мисыр Президенты Габдел Фәттах әс-Сиси барлык гарәп һәм Ислам халыкларына “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәме уңаеннан ихлас котлаулаулар юллады.

Мисыр дәүләте башлыгы дин әһелләренә, “Әл-Әзһар” университеты галимнәренә, вакыфлар министрлыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Русия өммәте башлыгы Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, фәнни һәм һөнәри казанышларын, шулай ук ислам фикерен һәм динара диалогны үстерүгә керткән зур өлешен тану билгесе буларак, I дәрәҗә “Фән һәм сәнгать” орденына лаек булды.

Хөрмәтле Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдинне югары бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз!

Фото: cdum.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас