+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
2 Сентября , 08:30

Баш мөфти Мактау билгесе белән бүләкләнде

Баш мөфтинең Уфа шәһәрендәге резиденциясендә Русия мөселманнары өммәте башлыгы Тәлгать Сафа Таҗетдинга БДБ илләре Институтының Мактау билгесе тапшырылды.

Баш мөфти Мактау билгесе белән бүләкләндеБаш мөфти Мактау билгесе белән бүләкләнде
Баш мөфти Мактау билгесе белән бүләкләнде

БДБ илләре институтының Ислам тикшеренүләре бүлеге мөдире, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең хәрбиләр белән эшләү буенча имам-ахунды Илдар хәзрәт Сәфәргалиев Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга институт директоры, БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтә буенча Дәүләт думасы Рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт думасының миграция һәм гражданлык мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Константин Затулин исеменнән бүләк һәм котлаулар тапшырды.

Быел БДБ илләре институты (диаспора һәм интеграция институты) 30 еллыгын билгеләп үтә, һәм юбилей датасына Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең кайбер күренекле гражданнарын – дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен, фән һәм мәдәният вәкилләрен, дипломатларны Мактау билгесе белән билгеләп үтү турында Карар кабул ителде. БДБ илләре институтының Мактау билгесе – аларның тынычлык һәм татулыкны, постсовет киңлегендә тугандаш халыкларның бердәмлеген ныгыту буенча армый-талмый эшләвенең дәлиле.

Фото: cdum.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас