+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
13 Сентября , 06:10

Кемнәр өчен рәхмәт фәрештәләре дога кылып тора?

“10 очракта Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре шул кешеләр өчен изге дога кылып торалар:

Добавить в предпочтительные источники Google
Кемнәр өчен рәхмәт фәрештәләре дога кылып тора?Кемнәр өчен рәхмәт фәрештәләре дога кылып тора?
Кемнәр өчен рәхмәт фәрештәләре дога кылып тора?
1. Авыру кешенең хәлен белергә барганда яки зиярәт кылганда.

2. Мәчеттә җәмәгать намазының беренче сафына басканда.

3. Намаздан соң мәчеттә калып, догалар кылып торганда.

4. Йокларга ятар алдыннан камил тәһарәтләнеп ятканда.

5. Аллаһ ризалыгы өчен дустыңа кунакка барганда.

6. Уразага керү нияте белән, сәхәр ашаганда.

7. Дин кардәшең яки дустың яки туганың өчен, аларның үзләре яныңда юк чагында, алар өчен хәерле дога кылганда.

8. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйткәндә.

9. Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен дип, сәдака биргәндә.

10. Кешеләрне изгелеккә, хәерле гамәлләргә өндәгәндә, өйрәткәндә”, – дип яза Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Фото: max.ru/channel_Rustam_hazrаt
Автор:Фануз Хабибуллин