Очрашуда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 42нче буындагы нәсел дәвамчысы, Иордания Бөтендөнья Ислам университеты профессоры, шәех Абдурраззак Абдуррахман әс-Сәгъди һәм Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфа шәһәрендәге вәкиле Венер Галиәкбәров та катнашты.
Очрашуда Ислам тарихы, Русиядә һәм Йәмәндә мөселманнарның тормышы, дөньяви һәм дини белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында сүз барды. Башкортстанның югары уку йортларында Йәмән гражданнары да белем ала.
Йәмән – рәсми дине Ислам булган гарәп дәүләте. Советлар Союзы белән дипломатик мөнәсәбәтләр 1928 елда урнаштырыла. СССРның гарәп илләрендәге беренче Тулы вәкаләтле вәкиле Башкортстанда туып үскән, Уфаның «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган атаклы «Кызыл паша» Кәрим Хәкимов була.
Әңгәмә барышында хәзерге халыкара көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча да фикер алышу булды. Яклар Русия белән Йәмән арасында нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Алар бу эштә Башкортстанның мәгариф һәм рухи-агарту өлкәләрендәге ролен дә билгеләп, мәдәни-гуманитар элемтәләрне ныгытуны һәм хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүне хупладылар.
Фото: cdum.ru