+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
15 Сентября , 09:40

Отышлы уеннар уйнарга ярыймы?

Җиңел юл белән акча табу максатында отыш уеннарын уйнау Ислам динендә хәрам кылынган. Отышлы уеннар кешеләр­не ялкаулыкка өйрәтә. Адәм баласы җиңел юл белән акча эшләп, тиз генә баерга омтыла. Белгәнебезчә, Ислам дине — намуслы хезмәт һәм тырышлык динедер. Тырышлык куймый табылган акчаны динебез дөрес дип санамый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Кеше бары тик үзе эшләгәннән генә өлешләнер", – дигән (“Нә­җем” сүрәсе, 39нчы аять). Димәк, мал һәм акчаны бары тик тырышлык куеп кына табарга кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Отышлы уеннар уйнарга ярыймы?Отышлы уеннар уйнарга ярыймы?
Отышлы уеннар уйнарга ярыймы?

Кешелек тәҗрибәсе күрсәт­кәнчә, иң бәрәкәтле акча кешенең үзе эшләп тапкан акчасыдыр. Җиңел килгән акча кешене бәхетле итми. Хәрам акча кешенең тынычлыгын ала, тормышының тәмен боза. Тырышлык белән табылган хәләл акча кешене ике җиһанда да бәхетле итә һәм татулыкта яшәүгә нигез була.

Ислам динендә кешеләрнең җаннары һәм маллары кагылгысыз дип санала. Беркемнең дә икенче кешенең малына һәм җанына зарар китерергә хакы юк. Отышлы уеннар уйнаучылар, бер-берсенең малына һәм акчасына зарар итеп, хәрам һәм гөнаһлы эшләр эшләүчеләр булып санала. Отышлы уеннар кешеләр арасына кинә, дошманлык сала, җәмәгать арасындагы татулыкны боза. Коръәндә Аллаһ Тәгалә болай дигән: “Әй, мөэминнәр, аракы эчү, отышлы уен, сынымнар һәм отышлы уен өчен ясалган уклар – шайтан гамәлләреннән булган пычрак гамәлләрдер. Ул эшләрдән саклансагыз, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешерсез. Шайтан аракы һәм отышлы уеннар белән арагызга дошманлык салып, сезне гыйбадәттән, Аллаһ Тәгаләне зикер итүдән һәм намаздан тыярга тырыша. Шулай булгач, бу эшләрдән тыелырсызмы?” (“Мәидә” сүрәсе, 90, 91нче аятьләр).

Отышлы уеннар кешенең вакытын һәм көчен ала, сәламәтлеген боза, гаиләдәге тынычлык бозылуга сәбәп була. Күпләр отышлы уеннар уйнап барлык малын югалта, үзләрен, гаиләсен, балаларын авыр хәлдә калдыра. Отышлы уеннар уйнау Аллаһ алдында да, халык арасында да кешенең дәрәҗәсен төшерә.

Уенда җиңелгән кеше — акчасын кире алыр өчен, җиңгән кеше тагын да күбрәк отар өчен яңадан уйнарга тотына. Нәтиҗәдә, икесе дә бу уенның тоткынына әверелә.

(Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан).

Фото: рixabay. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин