+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
16 Сентября , 07:00

Нәрсә ул көнчеллек?

“Көнчелек, ул шайтаннан килә. Көнче кеше башкаларга бирелгән нигъмәтләрне күргәч, үзен начар хис итә башлый һәм алардан бу нигъмәтләрнең китүен тели. Мондый кешеләрдән саклану юлы – «Аятел-Көрси», «Фәләкъ», «Нас» сүрәләрен укып, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорау.

Добавить в предпочтительные источники Google
Нәрсә ул көнчеллек?Нәрсә ул көнчеллек?
Нәрсә ул көнчеллек?

Шайтан вәсвәсәсенә ияреп, Аллаһ Тәгаләнең берәүгә биргән нигъмәтләреннән көнләшү, аның юкка чыгуын теләү, Ислам динендә Аллаһ Тәгаләнең ачуына юлыгучы хәрам эшләрдән санала. Хөсетлелек җәмгыятькә, кешеләрнең шәхси тормышларына һәрвакыт бәхетсезлек, үзара дошманлык алып килә, ә мондый вакытта шайтан шатлана.

Һәрбер җан иясе дөньяга үз ризыгы белән килә. Кешеләргә мал-мөлкәтне, байлыкны, саулык-сәламәтлекне, матурлыкны, гыйлемне һәм башка нигъмәтләрне бирүче – Аллаһ Тәгалә. Аллаһының бәндәләренә биргән нигъмәтләреннән көнләшү – Аллаһы Тәгалә биргән язмышка риза булмыйча, шайтанга иярү дигән сүз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Ике кешедән кала беркемнән дә көнләшмәгез: беренчесе – Аллаһ Тәгалә бер кешегә мал, байлык бирер, ул кеше шул малны изгелеккә тотар, икенчесе – Аллаһ Тәгалә бер кешегә гыйлем, хикмәт бирер һәм ул кеше шуның белән Аллаһ кушканча яшәр һәм башкаларга да өйрәтер”, - дип язды Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин