+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
17 Сентября , 06:40

Бәхет-сәгадәт – шәригатьтә

Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Тәгалә Үз динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын төзәтер өчен түгел, бәлки барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

Бәхет-сәгадәт – шәригатьтәБәхет-сәгадәт – шәригатьтә
Бәхет-сәгадәт – шәригатьтә


Дин кушканнарны үтәп яшәгәндә, җәмгыять тормышы да искиткеч матур булачак. Ләкин моңа ирешер өчен, Исламның якты сурәте тасвирланган хакыйкый мөселманны тәрбияләргә кирәк.

Хакыйкый мөселман, күңеленең халәте нинди булуга карамастан, Аллаһ Тәгалә һәм Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм кушкан барлык әмерләргә тулаем буйсынып яши. Димәк, хакыйкый мөселманның тормышын Аллаһның җитәкчелегенә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең юлына иярүдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Һәр нәрсәне бар иткән һәм безне гүзәл сурәттә яралтып, акыл нигъмәтен биргән мәрхәмәтле Аллаһ Тәгаләгә чын күңелдән иман китерегез, Аның боерыкларын җиренә җиткереп башкарырга тырышыгыз. Аңа гыйбадәт кылыгыз. Гыйбадәт кылу көне буе намаз уку, ураза тоту яки бөтен эшләрне бер якка куеп, мәчетләрдә яту түгел, бәлки Аллаһ Тәгалә боерган бурычларны үтәү, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу, рәхим-шәфкатьле булу һәм гөнаһ эшләрдән сакланудыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм китергән Ислам шәригатен үз белдегегезчә бер хәреф тә арттырмагыз һәм бер хәрефен дә киметмәгез. Бәхет-сәгадәт шәригатьтәдер, моны һәрвакыт хәтерегездә тотыгыз. Күңелегезне алдау, көнчелек, ачу, золым кебек начар нәрсәләрдән пакьләгез.

(Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан.)

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас