

Җәяү барганда яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган догаларның берсе — «Аятел-Көрси». Аны өч, биш яки җиде мәртәбә уку әйбәт.
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога: «Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вә лә хаулә, вәлә куввәтә иллә билләһ» (Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр) (Әбу Дауд, Әдәб, хәдис 5094).
Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», — дип үз телендә дә дога кылырга мөмкин.
Фото: рixabay. ru