+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
28 Сентября , 09:05

Һичкемгә ләгънәт укымагыз

Һичкемгә ләгънәт һәм бәддога кылмагыз, һичкемне сүкмәгез, һичкемгә ялган һәм гайбәт, боһтан сөйләмәгез, кешеләрне куркытмагыз. Өченче кеше алдында икегез яшерен сүз сөйләмәгез, усал эш артыннан йөрүчеләргә юл өйрәтмәгез, Аллаһ Тәгаләнең безгә бер тел, ике колак бирүендә азрак сөйләп, күбрәк тыңларга кирәк икәнлегенә ишарә барлыгыннан гафил булмагыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һичкемгә ләгънәт укымагызҺичкемгә ләгънәт укымагыз
Һичкемгә ләгънәт укымагыз
Ата-баба, нәсел-ыру һәм остазларыгыз белән мактанмагыз. Кеше әгәр үзе камиллектән мәхрүм булса, башка тарафтан аңа камиллек килмәслеген яхшы белегез. Берәр нәрсә турында сорасалар, кәефегез булмаса да, әдәпле итеп җавап бирегез.

Сораган нәрсә кулыгызда яки күңелегездә булмаса, гафу үтенеп, гозер сорагыз, сүзегезне кабатлауны үтенүче булса, яңадан кайтарып сөйләгез. Шулай ук үзегез дә аңламый калган нәрсәне йомшаклык белән генә кайтарып сорагыз.
Әгәр үз фикерегезне әйтергә теләсәгез, иң элек мәсьәләне яхшы аңлагыз, шуннан соң гына керешегез, үз фикерегезгә үзегез үк хәйран калмагыз, ике сүзнең берендә ант итмәгез, чөнки үз фикереңә хәйран булу наданлык галәмәте, ант итеп, "бу сүзне дөрес сөйлим" дию исә, ялганчылык галәмәтедер.

Бер кешегә каршы сөйләргә мәҗбүр булсагыз, "юк, алай түгел, болай" дип түгел, бәлки "сез сөйләгәнчә дә булыр, ләкин мин менә болай түгелме дип уйлыйм" кебек күңелле сүзләр кулланыгыз. Ачык белмәгән нәрсәгез хакында кеше белән тарткалашмагыз. Кирәк булмаганда кайгылы хәбәрләр сөйләмәгез, әдәпсез сүзләрне авызыгызга да алмагыз, әманәт, сер сүзләрне фаш итмәгез, сер саклау акыллы кешеләр эшедер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә, булмаса тик тор"; "Эндәшмичә тик тору – галимнең зиннәте, наданның пәрдәседер"; "Бер-берегезгә күз кысышып сөйләшмәгез"; "Иманлы кеше тупас, әшәке телле, әхлаксыз һәм азгын кеше булырга тиеш түгел". "Кешеләр белән бәхәсләшмә, синең белән начар мөгамәлә итүчеләргә игелекле бул, синең файдаңа булмаса да, дөресен сөйлә".

Дүрт төрле эшне эшләү яхшы булыр: аралашсаң – кешеләрнең иң яхшысы белән аралаш; сөйләшсәң – иң яхшы сүз сөйлә; әгәр сиңа сүз әйтелсә – иң күркәм тыңлау рәвеше белән тыңла; әгәр вәгъдә бирсәң – аны иң күркәм рәвештә үтә; акылсыз кеше белән сөйләшкәндә мәзәк сөйләүдән тыел; шулай ук хаклыкка аркасы белән борылган кеше белән сөйләшүеңне, әдәп-тәрбиясе булмаган кеше белән аралашуыңны һәм соңыннан үкенерлек булган сүз һәм эшләреңне калдыр.
(Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан).

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин