+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
29 Сентября , 05:25

Йөрү әдәпләре

Кирәк булмаганда артык ашыгып яки артык акрын йөрмәгез. Йөрүегез гадәттә туры һәм төз булсын. Шәһәрдә йөргәндә урам уртасыннан түгел, бәлки бер читтән йөрегез. Каршы килүчеләр булса, уң тарафыгыздан китегез, артыгызга яки як-ягыгызга каранып йөрмәгез, күзегез алдыгызда булсын.

Добавить в предпочтительные источники Google
Йөрү әдәпләреЙөрү әдәпләре
Йөрү әдәпләре

Юлда туктап тормагыз; каршы килүчеләрнең күзләренә тутырып карамагыз; аларга кагылмагыз, тыгызлык булса, уң тарафта туктап, юл бушаганны көтегез. Зәгыйфьләр һәм гаҗизләр очраганда кулыгыздан килгән ярдәмне күрсәтегез. Зур, авыр нәрсәләр күтәреп килүчеләргә юл бирегез.

Кычкырышучыларга, дәгъвачыларга очрасагыз, араларына кермәгез, үз юлыгызда булыгыз, турылыгына кызыгып пычрак юлларга кермәгез. Юлларның турысы туры түгел, бәлки яхшысы турыдыр. Тыгыз урыннарда кесәләрегезне, сәгатьләрегезне һәм башка нәрсәләрегезне яхшы саклагыз. Чалбарсыз яки чабуларыгыз ачык хәлдә урамда йөрмәгез. Дус-ишләр, танышлар очраганда: "Әссәләмү галәйкүм", – дип сәлам бирегез, алар сездән элек сәлам бирсәләр, хөрмәт белән "Вә галәйкүмүссәләм", – дип җавап кайтарыгыз.

Йөргәндә аякларыгызны өстерәмәгез, кешедән көлеп калмагыз, берәр кешене мәсхәрәләп аның кебек йөреп күрсәтмәгез. Урамда йөргән вакытыгызда көнбагыш орлыгы һәм башка нәрсәләр ашамагыз, бу эшләр тәртипсезлек галәмәтедер. Олылар сезнең белән сөйләшеп йөрсәләр, аларның уң тарафларында бертигез булып йөрегез. Әмма өйгә, парахутка, вагоннарга кергәндә һәм чыкканда юл күрсәтү өчен аларның алларыннан барыгыз. Берәр кешегә зарар китерүче яки шәригать һәм әдәпкә каршы булган эшләргә бер адым да ясамагыз.

Аллаһ Тәгалә әйткән: “Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә һәм җир өстендә масаеп йөрмә, тәхкыйк, Аллаһ Тәгалә үзенә-үзе исе китеп, мактанып йөрүчеләрне сөйми”. Коръән аяте (Локман-18).
(Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан).

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин