

Уфадагы «Ар-Рәхим» мәчете яңа төсләр белән яктырды. Яңача балкыган мәчетнең фотоларын мәгълүмат агентлыгы редакциясенә блогер Илнара Рахмангулова җибәргән.
Илнара сөйләвенчә, аның тәрәзәсеннән мәчет күренеп тора.
«Һәр көн „Ар-Рәхим“ яктырып тора, ә хәзер ул яңача матур балкый. Мәчет төнге шәһәрдә тагын да ачыграк күренеп тора», — дип язган Уфада яшәүче.
Искә төшерик, «Ар-Рәхим» мәчете төзелеше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контролендә алып барыла. 2023 елның сентябрендә республика җитәкчесе «Ар-Рәхим» мәчете төзелешен дәвам итү буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Шуннан соң белгечләр объектта комплекслы тикшерү үткәрде һәм аның торышын бәяләде. 2024 елның 10 апрелендә Радий Хәбиров катнашлыгында мәчет төзү эшләре яңадан башланды.
Автор фотосы.