

Чара турында журналистларга Югары мөфти, Россия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте (ЦДУМ) рәисе Тәлгать Таҗетдин сөйләде. Чара Русия халыкларының бердәмлеге елына багышланган. Оештыручылар — Русия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты. Конференция эшендә кырыкка якын илдән (алар арасында Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башкалар) хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, ислам белгечләре һәм дин әһелләре катнашачак.
Конференциянең төп чарасы — «Традицион рухи-эхлакый кыйммәтләрне саклау, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү» пленар утырышы — 14 октябрьдә Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтайда узачак. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның катнашуы көтелә.
Югары мөфти резиденциясендә «Евразия киңлегендә ислам белеме бирүне үстерү» II Халыкара түгәрәк өстәле һәм «Камали укулары» VI Бөтенроссия студентлар фәнни-гамәли конференциясе планлаштырылган.
Уфа ел саен шундый чаралар үткәрү үзәгенә әверелә, чөнки анда Русия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте урнашкан. Бу — илебездәге егермедән артык дини үзәкне берләштерүче иң борынгы һәм абруйлы диния нәзарәте, конференциягә аларның лидерлары килүе көтелә. Чакырылучылар арасында башка традицион конфессияләр вәкилләре дә бар.
Югары мөфти сүзләренчә, бүген җәмгыятьтә төп проблемаларның берсе — гаилә мәсьәләсе. Халыкара һәм Россия тәҗрибәсе күрсәткәнчә, халык дин әһелләренә күпчелеге гаилә белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә.
Статистика буенча, яшь гаиләләрнең 80 проценты беренче елда ук таркала. Шул сәбәпле, конференциянең беренче секциясе темасы — рухи-эхлакый кыйммәтләр, анда гаилә, никах һәм бала табу проблемаларына аерым игътибар биреләчәк.
Икенче секциядә катнашучылар ислам белеме бирү мәсьәләләрен, өченчесендә — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә рухи ярдәм күрсәтү сорауларын фикер алышачаклар. Дин әһелләренең күбесе сүз белән генә түгел, гамәл белән дә, хәтта гомерләрен бирү бәрабәренә гомуми җиңү өчен тырыша. Кайберләре Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, алгы сызыкка китә. Кызганычка каршы, алар арасында корбаннар да бар. Аларның туганнары һәм якыннары да конференциягә мөхтәрәм кунаклар сыйфатында чакырылган.
Моннан тыш, Радик Килмәмәтовның «Батыр биюе» («Танец героя») фильмы күрсәтеләчәк. Документаль фильм Мәскәү кинофестивалендә диплом белән билгеләп үтелде. Кинолента махсус хәрби операция зонасында һәлак булган яугир турында сөйли.
— Ел саен конференция аерым бер темага багышлана. Бу юлы шундый тема булып Россия халыкларының бердәмлеге елы тора. Чөнки бу безнең өчен бик мөһим. Бердәмлек аңлашу, тынычлык һәм килешү булганда гына барлыкка килә. Ислам идеаллары һәм кыйммәтләренең нигезе — Җирдә тәртип булуда, кеше булып калуда һәм үз асылын югалтмауда. Россиядә бердәмлек гасырлар дәвамында булдырылган: Хак Тәгаләнең ихтыяры белән ике йөзгә якын зур һәм кече халыклар берләшкән һәм охшаш рухи-әхлакый кыйммәтләргә ия. Бөтен традицион конфессия тарафдарлары бик якын, һәм без Аллаһның бөтен илчеләренең һәм пәйгамбәрләренең миссиясе бер булган, дип саныйбыз. Илебездә совет чорында да, хәзер дә дини нигездә бернинди каршылыклар булмады һәм була да алмый, — дип басым ясады Тәлгать хәзрәт.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Автор: Дильбар Сулейманова