+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
11 Октября , 04:30

Аятьләр язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?

Коръәндә һәм сөннәт буенча мондый төр савыт-саба кулланырга ярамый, дигән турыдан-туры тыю юк. Гомум кагыйдә буенча, тыелмаган нәрсә рөхсәт ителгән дип санала. Шуңа күрә мондый төр савыт-сабаны көндәлек тормышта кулланырга була. Ләкин!

Добавить в предпочтительные источники Google
Аятьләр язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?Аятьләр язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?
Аятьләр язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?

Мондый төр савыт-сабага Аллаһ сүзләре, аның исемнәре язылганлыкны истә тотарга һәм бик сак булырга кирәк. Андый савыт-сабаны теләсә кайда ташлап калдырырга, аңа хәрам ризык салырга, тәмәке төпчекләре салырга, көл савыты буларак кулланырга, бәдрәф, мунча кебек урыннарга алып керергә һәм шунда калдырырга ярамый.

Мондый савыт-саба ватылса, аны күмеп куярга кирәк.

Кемгә дә булса Коръән аятьләре язылган савыт-саба бирергә уйласагыз, үз-үзегезгә сорау бирегез: бүләкне алачак кеше Ислам нормалары һәм этикеты белән танышмы, тиешле кагыйдәләрне үтәрме?

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин