

Нияткә карап, бер гамәл өчен бик күп савап яки бик күп гөнаһ язылырга мөмкин. Яхшы ният белән хәрам эшне эшләргә ярамаган кебек, ният бозык булуны сылтау итеп, фарыз гамәлләрне дә калдырырга ярамый.
Мөселман кеше барлык гамәлләрен дә Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен генә үти. Әгәр берәр төрле эш Аллаһның ачуын чыгара торган булса, ул аны һичкайчан эшләми. Ул бервакытта да үзенә каршы эш кылмый. Аны бер гамәлендә Аллаһыга буйсынган хәлдә, ә икенчесендә тәкәбберләнеп баш тартучы итеп һичкайчан күрмәячәксең.
Әгәр бер кешенең мәчеттә намаз укыганын күреп тә, урамда, өендә, мәктәптә яки башка урыннарда шәригать кануннарыннан тайпылып яшәвен, шулай ук балалары, туганнары белән тиешле рәвештә мөгамәлә кылмавын күрсәң, белеп тор: бу кеше Аллаһының хак юлын тулысынча аңлап бетермәгән, яки аны аңларга теләмәгән.
Дини өйрәтмәләрне яхшы үзләштергән чын мөселман үз гамәлләрен күрсәтер өчен генә эшләүдән ерак тора.
(Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан).
Фото: Фәнүз Хәбибуллин