Тәлгать Сафа улы Таҗетдинов 1948 елның 12 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1968-73 елларда Бохарада “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә, 1973-78 елларда Мисырның “Әл-Әзһәр” дини университетында белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең Җәмигъ мәчетенә беренче имам-хатыйб итеп тәгаенләнә. Анда 1980 елның июненә кадәр дини хезмәттә була.
1980 елның 19 июнендә узган съездда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти булып сайлана. 1990 елның маенда СССР мөселманнары Диния нәзарәтләре (1991 елга кадәр 4 нәзарәт бар иде) җитәкчеләренең киңәшмәсендә СССР мөселман оешмаларының халыкара бәйләнешләр идарәсе рәисе итеп сайлана. 1991 елда оешма Мөселман оешмаларының тышкы эшләр буенча ассоциациясе дип үзгәртелә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүгенге көнгә кадәр аның рәисе булып тора. 1990 елның 6-8 июнендә Уфада үткән СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының 5нче съездында янә Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти булып сайлана. Шушы съездда Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә Шәйхел-Ислам дәрәҗәсе бирелә.
1992 елда үткән Русия мөселманнарының 6нчы гадәттән тыш съездында Баш мөфти дәрәҗәсе кертелә һәм күпчелек тавыш белән ул Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдингә бирелә.
Уникенче мөфтинең Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә идарә иткән еллары – күп миллионлы илебезнең Ислам өммәте һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләренә намуслы, эчкерсез һәм җаваплы хезмәт, Аллаһ Тәгалә ихтыяры алдында рухи батырлыкның, иман ныклыгының, сабырлыкның бөек үрнәге.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте — илебезнең иң борынгы дини идарәсе, Ислам дөньясында киң билгеле оешма. Ул Русия мөселманнарын берләштерүче институт булып тора, дәүләт белән Ислам мөнәсәбәтләрен көйләүдә гаять мөһим роль уйный. Бай тарихы булган Үзәк диния нәзарәтенең дөнья мөселманнары арасында абруе зур.
46 ел Үзәк диния нәзарәтенә заманыбызның күренекле мөселман эшлеклесе, үзенең фидакарь мәгърифәтчелек һәм тынычлык урнаштыру эшчәнлегенә хезмәт иткән, Ватаныбызда гына түгел, дөнья Ислам өммәте тарафыннан да танылу алган шәхес Шәйхел-Ислам, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелек итә. Ул идарә иткән чорда Үзәк диния нәзарәте Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышы эшендә илнең әйдәүче дини үзәкләренең берсе булды. Баш мөфтинең мәчетләр мөнбәрләреннән яңгыраган, үзәк һәм республика телевизион каналларында, шулай ук интернетта трансляцияләнә торган вәгазьләре һәрвакытта да Исламның тирән гыйлеме һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган.
Бүген Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бөтен илнең мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуны дәвам итә. Бу эштә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зур роль уйный. Ул республикабызда, илебездә һәм дөньяда бәхәссез рухи авторитетка ия.
Фото: cdum.ru