

Чөнки кешенең чын кыйммәте аның байлыгында, кыяфәтендә яки җәмгыятьтәге урынында түгел, ә холкында, йөрәгендә һәм кылган гамәлләрендә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмәйткән: “Дөреслектә, Аллаһ сезнең гәүдәләрегезгә дә, тышкы кыяфәтләрегезгә дә карамый. Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый” (Сәхих Мөслим).
Кешеләрне тышкы кыяфәтләренә, байлыкларына яки тормыш шартларына карап бәяләргә ашыкмыйк. Без кешенең йөрәгендә ни булганын белмибез.
Кайвакыт бер җылы сүз кешегә көч бирә, ә бер авыр сүз аның күңелендә озак төзәлмәс яра калдыра. Кешенең чын матурлыгы — холкында, ә чын кыйммәте — башкаларның күңелендә калдырган эзендә.
Аллаһ күңелләребезне пакь, телләребезне йомшак, гамәлләребезне күркәм итсен. Кешеләрнең күңелләрен яраламыйча, аларга яхшылык һәм җылылык бүләк итеп яшәргә насыйп итсен. Әмин!” – дип яза Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
Фото: рixabay. ru