

Форумны Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды, Русия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия ислам университеты оештырды. Чара Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет ярдәме белән үткәрелде.
Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләде.
— Бу мөбарәк форум динара диалогны һәм милләтара татулыкны саклауга, халыкара мәйдандагы вәзгыятьнең бик тиз үзгәрүе шартларында Русия белән ислам илләре арасындагы хезмәттәшлекнең яңа формаларын үстерүгә хезмәт итәчәк, — диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. — Халыкара террорчылыкка каршы тору өчен илебезнең бердәмлеген һәм бәйсезлеген ныгыту буенча дәүләт чараларын тулысынча хуплап, Русия мөселманнары православие динендәге ватандашлары һәм барлык традицион конфессияләр вәкилләре белән бергә бөек илебезнең суверенитетын һәм куәтен саклап калуга лаеклы өлеш кертәләр.
Баш мөфти Диния нәзарәтенең югары бүләге — «Иман һәм намус» орденын махсус хәрби операциядә һәлак булган имамнар — Федоровка районыннан Айдар хәзрәт Хәбибуллин һәм Дүртөйле районыннан Илнур хәзрәт Гыйлемхановның туганнарына тапшырды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында Башкортстанның милләтара һәм динара татулыкның күп гасырлык традицияләрен саклап килүен ассызыклады.
— Бу — безнең белән бергә эшләүче хөрмәтле лидерларыбызның казанышы. Аларның үзара аңлашуы, бер-берсен хөрмәт итүләре, рухи хезмәттә уртак тырышлыклары тынычлыкны ныгытуга ярдәм итә. Безнең республикада дини низаглар булмады, булмаячак, — диде төбәк җитәкчесе.
— Башкортстан ислам илләре белән актив хезмәттәшлек итә. Без дүрт төбәк арасында партнерлык финанславы турындагы федераль законны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, бу ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. «Хәләл» индустриясенең мөмкинлекләре зур. Безнең мәдәни һәм мәгариф элемтәләребез киңәя. Республика югары уку йортларында 10 меңгә якын чит ил студенты белем ала, шуларның 6 меңгә якыны — Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче дәүләтләр гражданнары.
Башкортстан Башлыгы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар конвойлар формалаштыруда һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә дини үзәкләрнең эшен югары бәяләде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына зур өлеш кертүе өчен Радий Хәбиров Русия мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Башкортстан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Таҗетдиновка Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды.
Русия Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин конфессияләр һәм мәдәниятләр төрлелегенең илнең төп байлыкларыннан берсе булуын билгеләп үтте.
— Ислам, Русиянең башка традицион диннәре белән беррәттән, тарихи мирасның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Дәүләтнең дини берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләре заманча чынбарлыкка туры китереп төзелгән, — диде Алмаз Фәйзуллин. — Русия мөселманнары Диния нәзарәте — илнең иң борынгы дини оешмаларының берсе. Ул милләтара һәм динара тынычлыкны саклау, рухи дипломатияне үстерү эшендә дәүләтнең абруйлы партнеры булып тора.
Халыкара ислам университеты (Иордания), Болгар ислам академиясе һәм Русия ислам университеты профессоры, шәех Абдурраззак Абдуррахман әс-Сәгъди үзенең сәламләү чыгышында барлык конфессия вәкилләре өчен үзара аңлашу һәм тынычлыкның әһәмиятен ассызыклады.
— Кешеләр көн саен үзара аңлашу һәм намуслылык рухында яшәргә тиеш. Бу конференциянең нәтиҗәләре чыннан да мөһим булачак: биредә җыелган галимнәр ил халкына шәфкатьлелек һәм туганлык юлын күрсәтә алачак, һәм бу безгә алга таба ышанычлы хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк, — диде шәех Абдурраззак Абдуррахман әс-Сәгъди.
Русия Тышкы эшләр министрлыгының дин иреген тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Михаил Мелех бу дискуссия мәйданчыгының илнең иҗтимагый тормышында мөһим вакыйгага әверелүен билгеләп үтте.
— Чираттагы мәртәбә Башкортстан башкаласы танылган кунакларны, абруйлы эшлеклеләрне Русия һәм чит ил өммәте яшәешенә турыдан-туры кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыя. Президент Владимир Путин игълан иткән Русия халыклары бердәмлеге елы — яңгыравыклы сүзләр генә түгел. Безнең ил төрле милләт, мәдәният һәм дини традиция вәкилләренең йорты булып тора. Биредә гасырлар буена христианнар, мөселманнар, буддистлар, яһүдләр һәм башка конфессия вәкилләре күрше булып яшәгән. Бу күптөрлелек тарихи һәм табигый рәвештә уртак юлыбызның бер өлешен тәшкил итә, күп очракта яшәү рәвешебезне һәм язмышыбызны билгели, — дип билгеләп үтте Михаил Мелех.
Православие чиркәве вәкиле, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы каршындагы Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек буенча эксперт советы рәисе Григорий (Матрусов) конфессияара һәм милләтара татулыкны саклау буенча эшнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте.
Дискуссиягә йомгак ясап, Радий Хәбиров Башкортстанда республика идарә командасының традицион конфессияләр лидерлары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәле моделе төзелүен ассызыклады. Аның сүзләренчә, бу модель җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итә һәм конфессияара тынычлыкны ныгыта.
Фото: glavarb.ru