

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада узучы «Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре» XVII халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты. Чарага мөселман руханилары, галимнәр, экспертлар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән БДБ илләреннән килгән кунаклар җыелды.
Форумны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, аның карамагындагы Русия ислам университеты Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерүгә ярдәм итү фонды һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре советы белән берлектә оештырган.
Конференцияне ачып, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти, шәех-әл-ислам Тәлгать Таҗетдин диннәр һәм халыклар арасындагы татулыкны саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук Русиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә игътибар юнәлтте.
Югары мөфти махсус хәрби операциядә һәлак булган имамнар — Федоровка районыннан Айдар хәзрәт Хәбибуллинның һәм Дүртөйле районыннан Илнур хәзрәт Гыйлемхановның туганнарына Үзәк диния нәзарәтенең югары бүләге — «Иман һәм намус» орденын тапшырды.
Радий Хәбиров үз чыгышында Башкортстанда күп гасырлык милләтара һәм динара татулык традицияләрен саклауга зур әһәмият бирелүен ассызыклады. Республика Башлыгы традицион конфессияләр җитәкчеләренең үзара аңлашып эшләвен җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга ярдәм итүче факторларның берсе дип атады.
Ул шулай ук Башкортстанның ислам илләре белән хезмәттәшлеге, «Хәләл» индустриясен үстерү һәм мәдәни-мәгариф элемтәләрен киңәйтү турында сөйләде. Республика югары уку йортларында 10 меңгә якын чит ил студенты белем ала, аларның 6 меңгә якыны — Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр гражданнары. Башкортстан партнерлык финанславы турындагы федераль законны гамәлгә ашыру буенча пилот төбәкләрнең берсе булып кала.
Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм хәрбиләрнең гаиләләренә булышуда дини үзәкләрнең эшен дә билгеләп үтте. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына керткән өлеше өчен Башкортстан мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдинов республика Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Конференциядә Русия Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Иорданиянең Халыкара ислам университеты, Болгар ислам академиясе һәм Русия ислам университеты профессоры шәех Абдурразак Абдуррахман Асади, Русия Тышкы эшләр министрлыгының дин тоту иреге өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Мелех һәм Урыс православие чиркәве вәкиле, Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы каршындагы Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек буенча экспертлар советы рәисе, атакай Григорий Матрусов чыгыш ясады.
Алар милләтара һәм динара татулыкны саклау, төрле дин вәкилләре арасында үзара аңлашуны ныгыту, рухи кыйммәтләрне үстерү мәсьәләләренә тукталды.
Форум ахырында Радий Хәбиров республикада төбәк җитәкчелеге белән традицион конфессияләр вәкилләре арасында хезмәттәшлекнең җайга салынуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу эш җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итә һәм динара тынычлыкны ныгытуга ярдәм итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102