+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
24 февраль 2021, 11:35

Аллаһы Тәгалә кайда?

Аллаһы Тәгалә күктә дип уйлау дөресме? Теләк теләгәндә, Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә күккә карау гөнаһлы итмиме?

Аллаһы Тәгалә күктә дип уйлау дөресме? Теләк теләгәндә, Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә күккә карау гөнаһлы итмиме?

Бу хакта бер тапкыр булса да уйланганыгыз булдымы? Без менә бу сорауларга җавап язарга булдык.

Аллаһы Тәгаләне кайсы да булса урында (күктә, галәмдә, мәсәлән) дип уйлау Аны мәхлукларга тиңләү була. Мәхлук ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгән дигән сүз. Ягъни Җир шарындагы барлык нәрсә, шул исәптән, без дә, мәхлуклар саналабыз.

Аллаһны мәхлукларга тиңләү, Аңа урын бирү катгый тыелган, чөнки урын – Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгән әйбер. Димәк, Аллаһы Тәгалә күктә дип уйлау, күккә карап Аллаһка мөрәҗәгать итү, Аллаһ кайда, дип сорау тыелган, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Ибне Хәҗәр Әл-Гаскаләни рахимәһуллаһи: “Безнең акылыбыз Аллаһы белән бәйле серләрне аңларлык дәрәҗәдә түгел”, – дигән.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас: