+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
28 апрель 2021, 14:10

Фитыр сәдакасы һәм догасы

Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар.

Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар.

Хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлый, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә.

Моннан тыш, мөселманнар мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне карау, аларга ярдәм итү - шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә бәлки мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә, гөнаһ юк.

Фитыр сәдакасы алгач, шушы дога укыла: “Аллаһүммә тәкәббәл фитратәһү үә сиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфирзүнүбәһү үә әккид имәнәһә үә әксыйр үмүәләһү үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ”. (Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһы, (бирүченең исеме, әтисенең исеме) фитыр сәдакасен вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр, аны хәерле максатларына ирештер”).

Фото: pixabay.com.
Читайте нас: