+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 октябрь 2014, 21:42

Алдынгылар бүләкләнде

Ел саен Туймазы районында сәләтле балалар укуда, иҗади эшчәнлектә һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен хакимият башлыгының стипендиясе белән бүләкләнә. Быел да мондый бүләккә 40 бала лаек булды.

Стипендиатларны бүләкләү тантанасы Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбендә узды. Уку алдынгылары, фән­ни-гамәли конферен­цияләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади фес­тивальләрдә, район, республика, ил күләмендә узган конкурсларда җиңүчеләр җылы тәбрикләнде, макталды.
Чынлап та, бүләкләнүчеләрнең һәрберсе мактауга лаек. Әйтик, Кандра авылының 2нче мәктәбендә 11нче сыйныфта укучы яшь җырчы Юлия Петруня — “Талант канатларында” конкурс-фестивалендә гран-при яулаучы, “Русиянең сәләтле балалары: буяулар һәм көйләр илендә” Бөтенрусия конкурсы дипломанты, “Язгы тамчы” республика конкурсы җиңүчесе.
Собханкул авылыннан Рената Шәй­хетдинова да 11нче сыйныфта укый. Ул — “Яшьлек. Фән. Мәдәният — Башкортстан-2014” Бөтенрусия фәнни-тикшеренү конференциясе, “Фән гранты” Бөтенрусия конкурсы призеры, “Белемнән — иҗатка” республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчесе. Рената Кече фәннәр акаде­миясенең “Русиянең интеллектуаль-иҗади потенциалы” программасы буенча 5-11нче сыйныфта укучылар арасында Русиянең иң яхшы 100 укучысы исәбендә.
Кәкребаш авылыннан 11 сыйныф укучысы Булат Мөхтәсимов, шулай ук, район горурлыгы. Яшь спортчы — көрәш буенча күпсанлы Бөтенрусия, республика һәм район ярышлары җиңүчесе.
Читайте нас: