+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 октябрь 2014, 21:41

Дуслык бердәмлектән башлана

Әлшәй районы Гайниямак мәктәбенең ихатасына аяк басу белән үзеңне матурлык һәм муллык дөньясына килеп кергәндәй тоясың. Ни генә үсми мәктәп бакчасында! Бихисап җимеш агачлары, бакча җиләге, төрле-төрле яшелчәләрнең, тирә-якны гүзәллеккә төрүче аллы-гөлле чәчкәләрнең нинди генә төре юк икән биредә! Көз аенда да ямен югалтмаган бакчаның язын-җәен тагы да сокланырлык булуына һич шигебез юк. Быел районның төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Гайниямак мәктәбенең “Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы” номинациясендә җиңү яулавы юкка гына түгел шул! Димәк, биредә хезмәт сөюче, тырыш укучылар һәм тирә-якта матурлык тудыра белүче, үз эшенә җаваплы караучы укытучылар белән якыннан танышырга була.

Читайте нас: