+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 ноябрь 2014, 21:35

Бар яклап та өлгер кыз

Уфа шәһәренең Инорс бистәсендә яшәүче, Азалия Шәфыйкова турында сөй­ләми мөмкин түгел. Бу уңган, чибәр кыз 60нчы лицейда укый. Алтынчы сыйныфка кадәр “бишле” билгеләренә генә өлгәште, әле беренче чирекне дә дүртлесез тә­мамлады. Ул, шулай ук, шәһәр, Русия күләмендә үткәрелгән олимпиада, фән­ни-гамәли конфе­ре­нция­ләрдә даими катнаша. Мәк­тәптә узган бер генә концерт, конкурстан да читтә калмый.

Шул ук вакытта музыка мәктәбенең баян сыйныфын тәмамлап килә. Анда да ул “бишле”гә генә укый. Февральдә үткәрелгән халыкара фестивальдә беренче урын яулады. Азалия лаек булган мактау кәгазьләрен, грамоталарны санап бетерерлек түгел. Ул, бик яратып, бию түгәрәгенә дә йөри. Алар Салават, Чиләбе, Екатеринбург, Самара өлкәләрендә уздырылган конкурсларда призлы урыннар алып кайтты. Аның тырышлыгына әти-әнисе куанып бетә алмый, чөнки ул кече туганы Азатны карашырга да өлгерә. Бу сылу, тырыш кызга, әфарин Азалия, диясе генә кала.

Алия Әгъләмова,
60нчы лицейның башкорт теле укытучысы.
Читайте нас: