+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 ноябрь 2014, 21:37

Иҗат сөюче яшьләр үсә

Нуриман районының Байгилде лицеенда Зиннур Насыйбуллин исемендәге бәйге үтте.Өченче тапкыр оештырылган конкурста район мәктәпләреннән алтмыштан артык укучы катнашты. Балаларның чыгышларына шушы төбәктән чыккан шагыйрәләр Халисә Мөхәммәдиева белән Халисә Мөдә­рисова, “Өмет” гәзитенең балалар өчен чыгучы “Чаткылар” кушымтасы мөхәррире Алсу Төхвәтуллина бәһа бирделәр.

Яттан шигырь сөйләүчеләр ярышы өч турда оештырылды. Берен­чесендә Зиннур Насыйбуллин шигырьләрен яттан сөйләүчеләр катнашты. Анда Рөстәм Кәлимуллин, Зөлфәт Рәхмәтуллин (Байгилде лицее), Лиана Зәйнуллина, Азалия Галиева (Иске Күл), Радамис Мөфтәхетдинов (Кызыл Яр) һәм Илина Ялаева (Яңа Күл) җиңеп чыктылар. Зөлфәт – Зиннур Насый­буллинның ерак туганы. Катнашучылар арасында шәхеснең варисы булуы бәйгенең дәрәҗәсен күтәрде.
Икенче турда укучылар якташ әдипләренең шигырьләрен яттан сөйләде. Сәхнәдән Халисә Мөхәм­мәдиева белән Халисә Мөдәри­сованың әсәрләре дә еш яңгырады. Призлы урыннарны Фәнилә Гыйрфанова, Ралина Рәхмәтуллина (Кызыл Яр), Алсу Мөхәммәдиева (Иске Күл), Индира Солтанова (Байгилде лицее), Әдилә Айдуганова (Яңа Күл) һәм Анжела Глимова (Павловка) яулады.
Өченче тур аеруча мавыктыргыч булды, чөнки укучылар үзләре язган шигырьләрне сөйләде. Айгөл Аскина (Байгилде) һәм Алсу Хәйруллина (Кызыл Яр) чыгышлары югары бәһаләнде.
Әйткәндәй, җиңүчеләр санаулы гына булса да, беркем дә төшенкелеккә бирелмәде, чөнки һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.
– Бәйге ошады! – диде, шат елмаеп, Байгилде лицееның 5нче сыйныф укучысы Линар Әминев. – Кичә генә “Көз” шигырен яздым, бүген исә иҗат җимешемне сәхнәдә сөйләдем. Оештыручыларга рәх­мәтлемен! Камиллек өстендә эшләячәкмен. Кем белсен, бәлки, киләсе елда миңа да уңыш елмаер.
Ярышка йомгак ясалгач, Зиннур Насыйбуллинның туганы Сәрва Гобәйдуллина бәйгене оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Конкурс күмәкләп “Туган тел” җырын башкару, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Бәйгенең әһәмияте җиңүчеләрне ачыклауга, шагыйрь исемен мәңгеләштерүгә генә кайтып калмый. Сер түгел, хәзер үсмерләр күпчелек вакытын Интернет челтәренә, компьютер уеннарына бүлә. Аларны гаепләп тә булмый, заман башка – заң башка. Яттан шигырь сөйләү­челәрнең Зиннур Насыйбуллин исемендәге бәйгесе исә иҗат белән кызыксынучыларны арттыра. Бәй­гедә катнашкан укучыларның күзләрендә очкын уйнавы шул хакта сөйли. Димәк, конкурсның киләчәктә тагын да колачлырак һәм дәрә­җәлерәк оештырылачагына өмет бар.
Читайте нас: