+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
25 декабрь 2014, 21:02

Яңа елга — зур уңышлар белән!

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калды. Үтеп баручы ел мәктәп укучылары һәм аларга белем бирүче укытучылар тормышына, иң беренче чиратта, кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр, ире­шелгән уңыш­лар, күңелле чаралар, үзенчәлекле сәяхәтләр, көтелмәгән очрашулар белән кереп калачак. Уфаның 4нче мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар тормышы быел истәлекле вакыйгаларга аеруча бай булган икән.

— Быел укучыларым бе­лән байтак файдалы эшләр башкардык, матур уңыш­ларга ирештек. Һәр уку­чының кечкенә уңышы да минем өчен зур җиңү ул. Әле менә татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасында 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Шәйхетдинова беренчелекне яулады. Аның сыйныфташы Әдилә Сираҗет­динова призер булды. 10нчы сыйныфта белем алучы укучым Маргарита Актуганова, шулай ук, җиңүче исемен алды. Хәзер тырышып республика күләмендәге олимпиадага әзерләнәбез, — дип шатлыгы белән бүлеште уку-укыту буенча директор урынбасары Лилия Кәримова.
Мәктәптә 33 ел белем би­рүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Галинур кызының тормышына да үтеп барган ел матур вакыйгалар белән кереп калачак. Ямьле җәйдә 50 яшьлек юбилеен билгеләгән тәҗрибәле педа­гог­ның хез­мәте югары бәя­ләнеп, аңа “Башкорт­станның атказанган укытучысы” ди­гән мактаулы исем бирелгән. Әлеге мәк­тәптә, шулай ук, татар теле дәресләре алып баручы Гөлшат Хуҗина белән бер­гә­ләп конферен­цияләрдә, он-лайн семинарларда катнашуларын, әледән-әле мавыктыргыч чаралар оештыруларын да горурлык белән телгә алды укытучылар.
Октябрьдә Казан шәһә­ренә оештырылган экскурсия — туган телне яратып өйрәнүче укучылар күңе­лендә иң истәлекле вакыйга буларак урын алыр, мөгаен.
Үз эшләрен яратып башкаручы тәҗрибәле педагог­ларның дәресләрендә бәхетле укучылар гына түгел, бәхетле студентлар да күп нәрсәгә өйрәнә ала. Менә 6 ел дә­вамында биредә БДУның татар-урыс бүлегендә белем алучы студентлар педагогика фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина җитәк­че­ле­гендә практика үтә. Без барганда 5нче курс кызлары Резеда Әхмәтова, Әлфия Гый­ләҗева һәм Ландыш Нигъ­мәтуллина дәрес би­рергә әзерләнә иде.
— Мин бу мәктәптә беренче тапкыр дәрес биреп каравыма бик шатмын. Лилия Галинур кызы кебек бел­гечтән эшкә өйрәнүе — зур бәхет. Ул бик якты кү­ңелле, мөлаем, ачык кеше. Һәр нәрсәне яхшылап аңла­та, файдалы киңәшләр бирә. Гомерлек тәҗрибә тупладым дип әйтә алам, — ди Борай кызы Резеда Әхмәтова.
— Лилия Галинур кызы бер ай дәвамында укучылар белән аралашырга, укытучы эшенең нечкәлекләренә өй­рәтте. Бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим, балалар белән эшләве шулкадәр ошады, — дип сүзгә кушыла Бүздәк кызы Әлфия Гыйлә­җева.
Биредә 5нче сыйныф укучылары белән уртак тел тапкан Ландыш Нигъмәт­җанова укуын тәмамлагач, туган ягы Илеш районына кайтырга уйлый.
Тәҗрибәле белгечтән киңәшләр ишетү, ул биргән дәресләрне күрү, аның эш тәҗрибәсен өйрәнү тиздән хезмәт юлын башлаячак кызлар өчен аеруча мөһим. Әл­бәттә, бүгенге студентлар беренче укучыларының һәм остазларының күңелендә бергәләп үткәргән күңелле дәресләре, кызыклы чаралары белән истә калачак.
Яңа елда да 4нче мәктәп укучыларының һәм укы­тучыларының тормышы мавыктыргыч һәм уңышларга бай булсын!
Читайте нас: