+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 гыйнвар 2015, 21:21

Көчле рухлы кыз

Илүзә — искиткеч көчле һәм акыллы кыз. Агыйдел шәһәрендә үткән бик күп чараларда күргәннән соң, без аның белән ул укыган башкорт гимназиясендә очраштык. Биредә ул сигезенче сыйныфта укый. Бары тик “яхшы” билгеләренә өлгәшә. Югарыда әйтүемчә, төрле чаралар, конкурс-бәйгеләрнең берсеннән дә читтә калмый ул, барысында да катнашырга тырыша. Ә бит болар берсе дә Илүзәгә җиңел бирелми, чөнки ул балачактан инвалидлыкта. Әмма туганнарына, якыннарына, дус-ишләренә чирдән өстен булуны исбат итеп, тулыканлы тормыш белән яши.

— Барысы да Ходай кулында. Мин язмышыма үпкәләмим. Үземнән бигрәк, әниемне уйлыйм, аңа баласының авыру булуы тагы да кыенрактыр. Әмма ул түзә, ничә еллар буе мине җил-яңгыр тидерми саклап килә, бар гомерен миңа багышлады. Янымда шундый кешеләр булганда, минем зарланып утырырга хакым юк, дип саныйм, — дип зурларча фикер йөртә Илүзә.
Әйе, әнисе Илмира Равил кызы да, әтисе Инсаф Фәгыйм улы да Илүзәне бик яраталар һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер.
Илүзә Таһированы гим­назиядә дә мактап туя алмыйлар, ул безнең барыбызга да үрнәк, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив, диләр. Илүзә вокал белән шөгыльләнә, аеруча бәетләр әйтүдә оста. Шулай ук сугыш җырларын яратып башкара. Сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгеләрендә дә беренчелекне бирми ул, гимназиядә, шәһәр күләмендә үткән бәйгеләрдә гел беренчелекне яулый, республика күләмендәге уңышлары да җитәрлек.
Мәктәптә алгебра, геометрияне су кебек эчкән кыз ныклап торып информатика белән шөгыльләнә, “Савитар” балалар үзәгенә йөри. Менә шундый күпкырлы талант иясе ул Илүзә Таһирова. Без очрашканда да ул “әле кул эшләре буенча фәнни хезмәт өстендә эшлим” дип таң калдырды.
Киләчәктә Илүзә медик булырга хыяллана.
— Театрны бик яратам, бәлки, шул юнәлешне сайлармын дигән идем, әмма күңел күбрәк медицинага тартыла. Миңа ничә еллар дәвамында күпме кешеләр, күпме табиблар ярдәм итте, яхшы табиб булып, бурычны кайтарырга кирәк, — дип, һөнәр сайлауга бик җитди карый ул.
Ә минем озын толымлы, җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, искиткеч ачык күңелле бу кызның яхшы белгеч булырында бер шигем дә юк. Ул бар булмышы белән сокландыра, чөнки һәр адым авырлык белән бирелсә дә, ул һич тә бирешергә уйламый, ә иң мөһиме — аның күңелендә бар Җиһанга карата тирән сөю яши!
Читайте нас: