+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 март 2015, 23:15

Бар яклап та камил Камилә

“Балалардан ун кайнар җыр” тапшыруын караганыгыз бардыр? Аны искиткеч оста итеп алып барган сөйкемле кызны кем дисез? Краснокама районыннан Камилә Рәҗетдинова ул. Чыннан да, зәңгәр экраннардан игътибарны үзенә җәлеп итә, “вәт булдыклы, ичмасам!” дип сокландыра торган кыз ул Камилә. Янып торган күзләр, тыйнак кына елмаю, чиста һәм сәнгатьле сөйләм, бик урынлы кул хәрәкәтләре — болар барысы да аның осталыгы турында сөйли, нәкъ алып баручы булырга туган диярсең!

Миңа калса, Камиләне алда бик күп уңышлар көтә. Болай дип уйларга миңа аның искиткеч тырышлыгы нигез бирә. Үзегез уйлап карагыз: кыз укуда бары тик “яхшы” билгеләренә генә өлгәшә, өйдә әти-әнисенә булышырга да вакыт таба. Җитмәсә, мәктәптә, районда үткән бер генә чарадан да читтә калмый. “Камиләбез озак җырламыйча торса, хәтта чирли башлый”, дип көлә аның әнисе Флорида ханым. Атнасына ике тапкыр ул 20 чакрым ераклыкта урнашкан Нефтекама шәһәренә музыка мәктәбенә йөреп шөгыльләнә. Моннан тыш, үз мәктәпләрендәге вокал түгәрәгенә йөри. Камиләнең бәхетенә әлеге түгәрәкне — Венарет абыйсы алып бара. Әнисенең абыйсы тиешле кешене бу якта “дүрәти” дип йөртәләр. Венарет Аитов нәкъ менә шул дүрәти була да инде Камиләгә.
— Музыка мәктәбендә дә җиңел түгел, әмма дүрәтидә шөгыльләнүе ун тапкыр авыррак. Ул мине йөз процент эшкә җигә. Кирәк икән — тирги, кирәк икән — мактый, әмма үзенекенә ирешә. Ул эшне ярты-йорты эш­ләгәнне һич яратмый. Тырышлыгың юк икән, аның янына кереп торасы да юк! “Йолдызлы балачак”ка әзерләнгәндә дә ул бик күп көч салды, минем уңыш­ларым — дүрәтинең дә уңышлары, — ди Камилә.
Әйе, әйтергә дә онытып торам бит әле, Камиләбез күптән түгел “Туган тел” каналында узган “Йолдызлы балачак” конкурсында катнашты һәм җиңүчеләр исем­легенә керде.
— Беренче турдан узып, башкалага чакыру алдык. Бәйгедә без Гүзәл Әхмәтова белән бергәләп “Юллар” җырын башкардык, — ди Камилә.
Әйе, бик оста, моңлы, матур итеп башкара алар бу җырны. Моннан тыш, Ка­милә әлеге чараны алып баручы Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Айгөл Габдуллина белән дә бик еш сәхнәгә чыкты. Тапшыруны алып баруга осталыгын шунда күреп калалар да инде кызның.
— Азалия Рәшитова, Лилия Вахитовадан бик күп җылы сүзләр ишеттек. “Туган тел” каналының генеральный директоры Азат Вахитов “Балалардан ун кайнар җыр” тапшыруын алып барырга тәкъдим ясагач, тәүдә ышанмый да тордык, — ди Флорида ханым. Камилә, әлбәттә, шатланып ризалаша. Бу, һичсүзсез, аның өчен өстәмә эш: сөйләм чисталыгы өстендә бик күп эшләргә, текстларны ятларга, костюмнар хәстәрләргә туры килә. Әмма яшь артистны болар­ның берсе дә куркытмый: тылы нык шул аның. Әнисе Флорида ханым, әтисе Рамил төпчекләре өчен җан атып тора, ә апасы Рүлия туганына ярдәмгә килергә кайчан да әзер. Үзе дә оста биюче, заманында төрле бәйгеләрдә катнашкан Рүлия сеңлесенә бик күп киңәшләр бирә ала, һәм аларның һәрчак кирәге чыга.
Ә инде Венарет дүрәтисе турында сөйләп торасы да юк! Ул Камиләнең сәхнә җитәкчесе дә, продюсеры да, режиссеры да, остазы да. Венарет Шамил улы — һөнәри музыкант, искиткеч талант иясе. Ул эшләгән аранжировкалар Камиләнең җиңү яулавында, һичшиксез, зур роль уйный. Хәер, тыйнаклыгы белән дан тоткан Венарет алай дими.
— Кешенең үз тырышлыгы булмаса, син әллә нинди аранжировкалар эшлә, уңыш булмаячак. Камилә хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Ул үзе өстендә эшләргә иренми, хәтта кайбер өлкән кеше­ләрдән дә күбрәк тир түгә, без кайчак өчәр-дүртәр сәгать шөгыльләнәбез. Әмма ул арыдым дими, өенә ашыкмый. Киресенчә, берәр урында килеп чыкмаса, шул җитеш­сезлекне бетермичә туктамый. Характер бар аңарда! — Бу дүрәтинең Камиләне бәяләгән сүзләре.
Яшь артистның сәхнә костюмнарын хәстәрләү әнисе җаваплылыгында. Авы­лыбыз­ның оста тегүчесе Рита Латыйповага рәхмәт инде, ул зәвыклы, матур күлмәкләр тегеп, безне сөендерә, ди Флорида ханым.
Телевизордан Камиләнең җырлаганын карасаң, аның сәхнәдә шулкадәр “үз кеше” булуына шаккатып торасың. Монысы да шул кечкенә чактан килә. Гомумән, Яңа Нугай мәктәбе балалары сәхнәдән курыкмый, чөнки Венарет Шамил улы һәр бала белән эшли, аларга сәхнә мәдәния­тен өйрәтә. Биредә районның горурлыгы булган 110 (!) кешедән торган мәктәп хоры бар. Үз-үзләрен тотышлары белән дә, башкару осталыгы белән дә яңа нугайлылар башкалардан берничә баш өстен тора. Бу да шул Венаретның тырышлыгы инде. Үз эшенең искиткеч фанаты һәм дә остасы ул.
— Минем тәүге һөнәрем — филолог. Шуңа да мин һәр сүзгә, һәр авазга, һәр өнгә игътибарлы. Алар чиста әйтелергә, яңгырарга тиеш. Ә туган тел укытучылары, минем фикеремчә, югары сөйләм мәдәниятенә ия булырга, сәнгатьле сөйләүнең эталоны булып торырга тиешләр, — ди Венарет Аитов.
Камиләдәге чиста сөйләм менә кайдан икән! Узган ел республикадан сайлап алынган берничә укучы исәбендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Тере классика” халыкара бәйгедә катнашу хокукына да ия булды ул һәм, әйтергә кирәк, чыгышына югары бәя алып кайтты.
Ә зур сәхнәдә әле беренче адымнары гына, үзе әйт­мешли, тәҗрибә җыюы. Киләчәктә кем буласын, нинди һөнәр сайлаячагын Камилә әлегә уйлап бетер­мәгән, әмма кем генә булмасын, бу тырыш, сәләтле, ачык күңелле кыз тормышта югалып калмаячак, үз дигәненә ирешәчәк. Тыштан шундый да йомшак, нәфис күренсә дә, дүрәтисе әйтмешли, характер бар аңарда!
Читайте нас: