+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 апрель 2015, 22:04

Һөнәр сайлауда ялгышмыйк!

Таныш булыгыз: Әлмир Зиннәтуллин. Уку алдынгысы, җитди, тырыш егет. Нефтекама шәһәренең 4нче мәктәбе чыгарылыш сыйныфында укый. Егетебез татар теле һәм әдәбиятын бик ярата. Узган елда Казанда үткән “Русия Федерациясе халыклары телләрендә укулар”да үзен танытып кайтты. Мәктәптә, шәһәрдә үтүче бәйгеләрдә дә алдынгы ул. Кеше иң тәүдә үзенең туган телен белергә тиеш, аннары гына башкаларны өйрәнергә, дип саный Әлмир. Шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатына мөкиббән киткән, гомумән, китаплар укырга бик ярата ул, Эдгар По, Иван Кратт әсәрләренә өстенлек бирә.

Әлмир киләчәк тормышын физика, авиация белән бәйләргә җыена.
Авиациядә уңышлары саллы гына аның, әйтик, узган елда авиация буенча халыкара олимпиаданың республика этабында беренче урынны яулап, Космонавтлар федерациясе грамотасы белән бүләкләнгән. Математика буенча республика конференциясендә җиңгән, “Киләчәк фәне” темасы буенча да беренче урын яулаган. Менә шундый булдыклы, тырыш егет ул. Бик тыйнак та, уңышлары белән мактанып бармый. Әлеге вакытта Әлмир баш-аягы белән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә чумган.
— Мәктәп еллары иң күңелле, иң бәхетле, якты, матур булып күңелдә калачак. Укытучыларыбыз бик күпкә өйрәтте, аерым фәннәрдән тыш, тормыш дәресләре дә бирде, без аларга бик рәхмәтле. Беренче дәресләр, беренче уңышлар — болар берсе дә онытылмаячак, — ди ул.
Озакламый алар тормышларындагы иң беренче зур сынауны үтәчәк — БДИ тапшырачак. Егетләр-кызларның барысына да уңышлар телибез!
— Бу дөньяда иң кадерле нәрсәләрнең берсе — вакыт. Аны бушка уздырып, гомерне әрәм итәргә ярамый. Кайбер яшьләр күп вакытын урамда уздыра, шундыйларга мин, яшь чакның кадерен белегез, мәктәптә бирелгән белемне мөмкин кадәр күбрәк алырга, аны файдаланырга тырышыгыз, дип әйтер идем. Шулай ук, яшьтәшләремнең булачак һөнәрләрен дөрес сайлавын телим, чөнки “бәхет” дигән төшенчә күпмедер дәрәҗәдә моңа да бәйле, — ди Әлмир Зиннәтуллин.
Читайте нас: