+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 апрель 2015, 22:05

Рузанна – безнең яшь алмаш

Районнарда булган саен без берсеннән-берсе сәләтле, бер­сеннән-берсе акыллы, үрнәкле укучылар белән танышабыз. Шун­дыйларның берсе — Рузанна Кашапова Шаран районы Чалмалы мәктәбенең 11нче сыйныфында укый.

Әдәби бәйрәмнәрдә, инша конкурсларында теләп катнаша. Мәкалә, аеруча хикәя-бикәяләр яза ул. Район, республика гәзит-журналларында мәкаләләре даими басылып тора. Сәйлән белән чи­гәр­гә ярата Рузанна; әдәби иҗат түгәрәгенең дә актив әгъзасы ул. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Әх­мәдиева җитәкли.
Рузанна журналистика факультетына укырга керер­гә хыяллана. Булачак коллегабызга хыялларының чынга ашуын телибез!
Читайте нас: