+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 Май 2015, 21:54

“Алтынчәч”тә зур бәйрәм

Дүртөйле шәһәренең “Алтынчәч” балалар бакчасында татар халкының изге йолаларының берсе “Карга боткасы” бәйрәме үтте. Бәйрәмне милли киемдәге балалар “Яз килә” җыры һәм “Әйлән-бәйлән” биюе белән ачып җибәрде.

“Түтәй белән Кәҗәкәй” уены нәниләрнең күңелен күтәрде. Кәҗәкәйгә агачларны кимерергә ярамаганлыгын бер-берсен уздырып аңлатты балалар. Ә Кәҗәкәй аларга агачларны кимермәскә сүз бирде.
Кәҗәкәй балаларның ни өчен яланга җыелуын сорагач, алар бертавыштан: “Карга боткасына!” – дип җавап бирде.
“Без кара каргаларны көтәбез, алар җылы яктан язны алып килә, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясыйбыз”, – дип аңлатты алып баручы.
Шул арада учак ягып җибәреп, казан асып куйдылар. Ә кызлар көянтә-чиләкләр белән биегәч, чишмәдән су алып кайтты. Ботка пешкәнче, балалар төрле уеннарда, ярышларда катнашты, җиңүчеләргә призлар бирелде.
Ниһаять, ботка пешеп җитүгә, канатларын җилпеп “карга”лар да очып килеп җитте. Барысы да бергәләп ботканы тәмләп-тәмләп ашадылар. Язны алып килгән каргаларга балалар рәхмәт әйтте.
Бәйрәмне оештырган өчен тәрбиячеләр Ләйлә Закировага, Лариса Гәрәевага, Айгөл Нургалиевага, Илмира Бохаровага, балалар бакчасы мөдире Лилиана Ирназаровага ата-аналар исеменнән рәхмәт җиткерәбез.

Светлана Васикова
Читайте нас: