+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
25 июнь 2015, 22:23

“Безнең апа иң яхшысы!”

– Безнең апа ягымлы, елмаеп кына тора!– Әйбәт ул, безне тир­гәми!– Апабыз матур итеп сөйли, кызыклы әкиятләр укый.– Аның белән күңелле, дәрес үткәне сизелми дә.– Фәйрүзә апа кебек укытучы буласым килә!

Күгәрчен мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары үзләренә белем бирүче Фәйрүзә апалары белән безне шулайрак таныштырды. Чынлап та, бу чатнап торучы кызлар һәм малайларга бәхет елмайган, аларны үз эшен яратып башкаручы, талантлы педагог укыта.
Фәйрүзә Искәндәрова менә 28 ел инде туган мәк­тәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Укытучылар династиясен дәвам итүче мөгаллимә балачактан ук бу мәктәптән китеп тә тормаган диярсең. Тәпи йөри башлагач та, әнисе, биредә озак еллар башлангыч сыйныфлар укыткан Фәүзия Шәфыйгулла кызы белән шушы мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче укытучысы да әнисе булган. Әтисе Барый Вә­лиулла улы да биредә шофер булып эшләгән. Гаи­ләдәге дүрт малай арасында үскән кыз кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Дүрт абыйсына дәрес укыта-укыта, укырга төшкәнче үк тәҗрибә туплый ул.
Ваһаповлар гаиләсеннән тагын ике педагог чыга. Кәбир Барый улы бүген Баймак районында техникумда укыта. Фәйрүзә Барый кы­зының балалары да, әниләре юлыннан китеп, изге һөнәрне сайлый. Флүзә БДПУның урыс-татар бүле­гендә укый, Салават педагогия колледжында информатика бүлеген тәмамлаган.
Укытучы һөнәрен йөрәге кушуы буенча сайлаган Фәйрүзә Барый кызы укучыларга төпле белем бирү белән бергә, аларның бөтен яклап камил кешеләр булып үсүен тели. Балаларны республикада чыккан гәзит-журналлар белән таныштырып бара, бергәләп әдәби китаплар укыйлар. Икенчеләр безнең “Әллүки” журналын да көтеп ала, андагы ши­гырьләрне ятлыйлар, башваткычларны чишәләр, җыр­лар өйрәнәләр. Алар безгә дә матур итеп шигырьләр сөйләп күрсәтте. Үзләренең бик яратып бию түгәрәгенә йөрүләре турында да җит­керделәр. Сәләтле балаларны биергә яшь белгеч Фидалия Маннанова өйрәтә икән.
Яннарында менә шундый янып эшләүче апалары булганда, бу кызларга һәм малайларга мәктәпкә килүе һич кенә дә күңелсез булмас, алар тәрбияле, белемле һәм илебезгә кирәкле кешеләр булып үсәрләр.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Күгәрчен районы.
Читайте нас: