Элинаның ил күләмендә үткән төрле конкурсларда лаек булган грамота, дипломнары бихисап. Узган ел башлангыч сыйныфлар арасында иң яхшы укучы да булган, мәктәп директоры Роберт Хәйдәров планшет белән бүләкләгән. Музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында укый. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Сәйфелмөлек Мөхәммәдиев турында быел гыйльми конференциядә чыгыш ясаган.
Рубина исә апасы Радмила (8нче сыйныф) кебек сәхнәдән төшми икән. Музыка мәктәбенең вокал сыйныфында укый. “Самавыр” темасына фәнни-тикшеренү эше белән Стәрлетамакта үткән “Ломоносов укулары”на барып, III дәрәҗә диплом алган ул. Чая кыз самавырның төзелешен, аның ни өчен чыжлавын тикшереп, урыс, татар, башкорт халыкларының бер табында тәмләп чәй эчүләренә чаклы оста сурәтләгән. Материалларны ул Туймазы һәм Октябрьскийдагы туган якны өйрәнү музейларыннан өйрәнгән.
Менә шундый кызлар алар Элина белән Рубина. Югары сыйныфларда да ярышып укуга омтылышлары сүрелмәс, уңышлар телибез.