+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 август 2015, 20:58

Кытай якты тәэссоратлар калдырды

Башкортстан укучылары “Русия балалары — Кытай кунаклары”дигән халыкара программа кысаларында оештырылган сәфәрдән кайтты. Әлеге программа Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында социаль-гуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча “Бердәм Русия” партиясенең социаль платформасы һәм Пекинның “Чжункэ Хойзце” хәйрия корпорациясе тарафыннан оештырылды. Сәяхәткә хокук саклау органнары һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар гаиләләреннән барлыгы 40 үсмер юлланган булса, шуларның 20се — Башкортстаннан иде. Әлеге төркем Дәүләт думасы депутаты, “Милләт яшьлеге” иҗтимагый фонды рәисе Римма Баталованың тәкъдиме буенча җыелды. 11-15 яшьлек үсмерләргә җиде көн буена Кытай халкының тормышы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

Мәктәп укучылары Пекин шәһәре буйлап экскурсиядә йөрде, Бөек Кытай стенасын күрде, дөньядагы иң зур Тяньаньмэнь мәйданында булды, шулай ук Кытайдагы укучылар-пионерлар белән очрашты. Безнең укучылар андагы яшьтәшләренә бүләкләр дә алып барган иде. Сәяхәттә катнашучыларга кытай язмасы дәресләре дә зур кызыксыну тудырды.
Яшь сәяхәтчеләр урыс-япон сугышында һәлак булган милләттәшләребез җирләнгән Люйшунь шәһәрендәге зиратта булып, Совет солдатлары каберләренә чәчәкләр дә салды. Укучылар өчен бу истәлекле көн Совет-Кытай дуслыгына багышланган стенды да булган Хәрби-тарихи музейда тәмамланды.
Шулай ук балалар Далянь шәһәрендәге океанариум һәм урман зоопаркы белән танышты, аларга Сары диңгез ярының матурлыгын тою бәхете дә тиде. Бу сәяхәттән республика укучылары зур дулкынлану белән, бик күп тәэссоратлар туплап, канәгать булып кайтты.
Читайте нас: