+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 август 2015, 20:56

Син Балтачның горурлыгы, Ринат!

Башкортстан Башлыгы стипен­диат­лары арасында Балтач районыннан да укучы бар. Ул — Уразай авылында яшәүче Әлфия Хөсәен кызы һәм Рөстәм Гарәби улы Вәлиевлар гаиләсендә тәрбияләнүче Ринат.

Ринат — Вәлиевларның икенче баласы. Өлкән кызлары Лилия Башкортстан дәүләт медицина университетында белем ала. Ринат Уразай урта мәктәбенең 10нчы сыйныфына күчә. Төпчекләре Юлиягә алтынчы яшь.
Мәктәпкә кергәнче үк Ринат җырларга ярата. “Любэ” төркеме, Айдар Галимов репертуарындагы күп җырларны яттан белә һәм үзалдына көйләп йөри. 1нче сыйныфта укыган чагында әнисенең баянына тотынып: “Әни, минем дә уйныйсым килә”, — ди. Баян артыннан башы күренми. Уен коралын утыргычка куялар һәм әнисе “Әпипә” көен уйнап күрсәтә. Малай кабатлый. Башка көйләрне дә өйрәнәсе килә һәм баянны утыргычка куеп, башкорт халык көе “Карабай”, урыс көе “Во поле береза стояла”ны өйрәнә. Үзаллы уйнап чыгарган көйләргә ләззәтләнеп йөргән малай кулына инде гармун тотарга уйлый. Картәтисе, заманында авылдагы оста гармунчы Гарәби Вәлиевның истәлеге — гармуны картәнисе Фая Әгъзам кызында күз карасы кебек саклана. Картәнисе гармунны оныгына биргәч, малайның шатлыгының чиге булмый.
2нче сыйныфта укыганда Ринат районның балалар сәнгать мәк­тәбендә шөгыльләнә башлый. Шул ук уку елында февраль аенда Уфада үткән яшь башкаручыларның Бө­ен­русия конкурсында дипломант була ул. Укуда да сынатмый, мәктәпкә төшкәнче үк “Әлифба”ны яттан белгән малай.
— Өйгә бирелгән эшне өйдә эшләп утырганы юк. Мәктәптә эшен бетереп кайта, — ди әнисе. — 1нче сыйныфта сыйныфташлары “Әлифба”ны өйрәнгәндә мин аңа башка китаплар бирә идем...
Уку алдынгысы, спортны үз иткән (Ринат бик теләп хоккей, футбол уйный, турникта күтәрелергә, чаңгыда йөрергә ярата), төрле фәннәрдән
район, республика, Интернет олимпиадаларында призлы урыннар яулаган. Ринат — әти-әнисенең, мәктәпнең генә түгел, туган районының да горурлыгы. 2015-16 уку елына ул районнан Республика Башлыгы стипендиаты буларак аяк баса.
— Уку җиңел бирелә, — ди сәләтле үсмер.
Өлгер укучы, талантлы Ринат күп җирләрдә булырга өлгергән. Республика Башлыгының Яңа ел бәй­рәмендә дә, Мәскәүдәге Кремль чыршысында да. Республика, Бөтенрусия конкурсларында призёр һәм дипломант буларак танылган райондашыбыз үзенә якын дуслар тапкан, матур тәэссоратлар алган. Быелгы җәйдә Ялтаның Массандра районында ял итеп кайткан.
— Матур табигатькә сокландым, шарлавыклар, биек таулар, таулардагы мәгарәләр буйлап сәяхәттә йөрдем, — ди.
Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате классында да шөгыльләнгән Ринаттан киләчәктә кем булырга теләве турында кызыксынгач:
— Әлегә уйламадым, — диде күп сөйләшеп бармаган героем.
— Ә кемгә охшарга телисең? дигәч, үзем көткән җавапны ишеттем:
— Үзем буласым килә!
Тормыштан җиңеллек көтмәгән, үз юлын үзе салган кеше генә шулай әйтә аладыр. Киләчәгең якты, өметле булсын, Ринат!
Читайте нас: