+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 сентябрь 2015, 21:27

Кишерне — куян, кәбестәне кәҗә “саклый”

Гөлнара Кашапова җитәкчелек иткән Түбән Яркәй лицее ачылуга нибары ике ел үтте. Шушы кыска гына вакыт эчендә укытучылар һәм укучылар мәктәп яны бакчасын чын мәгънәсендә гөлбакчага әйләндергән: капка төбеннән үк күзнең явын алырлык чәчәкләр каршы ала, аннан кура җиләге, карлыган куаклары, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер, суган, бәрәңге түтәлләре тезелеп китә, алар арасында урын алган әкият геройлары да әллә каян игътибарны җәлеп итә.

Читайте нас: