+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 октябрь 2015, 23:22

Сүз белгәннән эш белү яхшырак

Башлангыч сыйныф укучыларына, төпле белем белән беррәттән, яхшы тәрбия бирү бүген укытучы өчен төп шарт булып тора. Хәзер балаларны Интернет “пәрәвезеннән”, телевидение йогынтысыннан кызыклы чаралар ярдәмендә генә йолып алып була. Илеш районының Түбән Яркәй лицеенда бу эш сыйныф бүлмәләрендә генә түгел, оешма-предприятиеләр белән дә үзара килешеп алып барыла.

Күптән түгел икенче сыйныф укучылары белән дәүләт янгын сагы хезмәтенең Теләпән авылы янында урнашкан 116нчы янгын частена экскурсиягә бардык. Максатыбыз: янгын сүндерүче хезмәте белән якыннан танышу, янгын сәбәпләре һәм аннан саклану кагыйдәләрен өйрәнү.
Безне бүлек начальнигы Флорит Мирзаһитов шатланып каршы алды. Укучыларны бүлектә хатын-кыз булуы да бераз гаҗәпләндерде, чөнки мондый урында ир-егетләр генә эшли дип уйларга күнеккәнбез. Янгынга каршы хезмәт инженеры Альмира Нәбиева эшләре белән таныштырды. Флорит Фәрит улы бүлек буенча экскурсия үткәрде. Диспетчер янгын хакында хәбәр кабул ителүен күрсәтте. Уку, төрле чаралар үткәрү, теннис зал­лары, аш, йокы бүлмәләре чиста, барлык җирдә тәртип. Балалар күпсанлы грамоталар, кубоклар белән кызыксынды.
Очрашуның икенче өлеше бигрәк фәһемле итеп оештырылган иде. Сиреналарын кычкыртып, янгын сүндерү машинасы балалар каршына килеп чыкты. Янгын сүндерүче Алмаз Фазлыев һәм водитель Дифкать Маликов шартлы янгынны һөнәри осталык һәм тизлек белән сүндереп күрсәтте. Укучылар янгынның никадәр куркыныч булуын үз күзләре белән күреп, янгын сүндерүче булып көчле, батыр, курку белмәс егетләр эшләвен аңлады.
Балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә янгыннар булып кына тора. Көчле янгын телләренең никадәр куркыныч афәт булуын күргән балалар беркайчан да ут белән уйнамас дип уйлыйм. Шундый фәһемле дәрес оештырган өчен бүлек начальнигы Флорит Фәрит улына, начальник урынбасары Иршат Камалетдиновка һәм бу көнне дежур торган хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Гүзәлия ИСЛАМОВА,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: