Алсу район үзәгендәге музыка мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган, мәктәптә пешекче һөнәре буенча өстәмә белем алган. Ул лицейның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Өченче ел инде гитарада уйнау серләренә үзаллы өйрәнә, җырларга ярата. Алсу шигырьләр язу белән дә мавыга. Алар “Безнең Кыйгы“ район гәзитендә дөнья күрә, “Кыйгы җиренә мәдхия” дигән шигъри җыентыкка да кертелде.
Киләчәктә ул журналист булырга хыяллана. Буш вакытларында китаплар укырга ярата, күбрәк классик әсәрләргә, фантастикага өстенлек бирә.
Алсу район, төбәк, республика конкурсларында да актив катнаша. “Минем Мостай Кәрим” дип аталган республика әдәби конкурсында Мактау грамотасына лаек булды. Быел 21-22 сентябрьдә Уфада үткән “Яшь натуралист” республика конкурсының “Дару үләннәре” номинациясенә ул мәтрүшкә үләне буенча тикшеренү эшен тәкъдим итте.
Сәләтле кыз кечкенә яшеннән район Пионерлар һәм укучылар йортында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә.
Менә шундый тырыш, талантлы һәм булдыклы кыз ул. Шуңа күрә аны укытучылар да, яшьтәшләре дә ярата һәм хөрмәт итә.
Ләйлә СОЛТАНОВА,
Пионерлар һәм укучылар йортының өстәмә белем бирү педагогы.