+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 ноябрь 2015, 22:36

“Күңелле кунакханә”дә — яраткан шагыйребез

Күптән түгел Әдәбият елына багышланган марафон үтте. Анда бик күп шагыйрьләр һәм язучылар катнашты. Иң сөе­нечлесе, алар арасында якташыбыз, Татар­станның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәү­ләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин да бар иде.

Район күләмендәге чараның бер өлеше Т. Рахманов исемендәге мәктәптә үтте. Без 2нче, 3нче, 6нчы, 7нче сыйныф укучылары белән бер­лектә Роберт Миңнуллин иҗатына багыш­ланган “Күңелле кунак­ханә” тапшыруын әзерләдек. Балалар Роберт абыйларының шигырьләрен шулкадәр сәнгатьле сөйләде ки, тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

Роберт Миңнуллин шундый күркәм чараны оештырган өчен укытучыларга һәм анда катнашкан балаларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, тапшыру үзәгендә утырган “кечкенә Роберт”ның үзенә бик охшап торуын әйтте.
Балалар да җавапсыз калмады. 7нче сыйныф укучысы Аделина Нурмөхәммәтова Роберт абыйсына аның портретын ясап бүләк итте.

Ләйсән ШӘРИПОВА,
Илеш районы Югары Яркәйдәге
Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең
укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: