Бу уңайдан яңа федераль дәүләт стандартлары буенча белем алучы башлангыч сыйныфлар мәктәптәге үзгәрешләр белән аеруча мактана ала. Биредә 1-5нче сыйныфларының укудан бушаган вакытын файдалы үткәрү өчен төрле мөмкинлекләр ачылган. Мәктәптә дәрестән тыш эшләр биш юнәлештә алып барыла. Шунысы мөһим, һәр укучы күңеленә ошаган шөгыльне сайлап, үзе теләгән түгәрәккә йөри.
Яңа стандартка ярашлы, башлангыч сыйныфлар өчен оештырылган дәрестән тыш эшләр дә укыту программасына салынган материалларны үзләштерүгә юнәлтелгән. Бездә алар интеллектуаль, спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый, мәдәни һәм иҗтимагый юнәлештә алып барыла. Балалар бу түгәрәкләрдә бик теләп шөгыльләнә, әти-әниләре дә канәгать, — ди директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Мөфтиева.
Кечерәкләр “Кызыксынучылар клубы”, “Китаплар дөньясы”, “Уңган куллар” түгәрәкләренә йөрсә, башкалар “Сәламәт бул!”, “Акыллы башлар”, төрле иҗат түгәрәкләрен сайлый. Әйтергә кирәк, авыл Мәдәният йортында балалар өчен бию, театр түгәрәкләре эшләп килә, андагы музыка мәктәбенә йөрүчеләр дә байтак.
Дүртенчеләр исә сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Мөхәммәтҗанова белән бергәләп атлар белән кызыксына башлаган. Атнасына ике тапкыр үткәрелгән “Ат үрчетүчелек” түгәрәгендә бүген 21 бала шөгыльләнә. Алар берничә ай эчендә халкыбызның яраткан хайванкайлары турында шактый мәгълүмат туплаган.
— Түгәрәккә килгәч, Башкортстанда атларның бик яхшы махсус токымнары барлыгын белдек. “Акбузат” ипподромына бардык, анда төрле токымлы атлар белән танышу кызыклы булды. Дагаланган атларны да беренче тапкыр шунда күрдек, хәтта дага да алып кайттык, — дип сөйли түгәрәктә иң актив шөгыльләнүче Даша Прываева.
Ат сөюче кызлар һәм малайларга Алексеевка совхозындагы фермага да юл һәрвакыт ачык. Укучылар, шулай ук, кымызның файдалы эчемлек булуын белә. Әти-әниләр белән сөйләшеп, түгәрәктә кымыз белән сыйлану гадәтен дә керткәннәр.
— Республика Башлыгының мәктәп укучылары үзебезнең халыкка хас шөгыльләрне белеп, өйрәнеп үсәргә тиеш, дигән сүзләрен, Уфа районы мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып тормышка ашыра башладык. Кемнәрдер умартачылык белән шөгыльләнсә, без халкыбызга борынгыдан бик якын булган акыллы һәм эшчән атларны сайладык, — ди Алексеевка мәктәбе укытучылары.
Шунысы мөһим, Алексеевка укучылары үзенчәлекле башлангычка тотынган. Әлегә алар ул матур һәм акыллы малкайларны яратырга, кадерен белергә өйрәнә, аларның файдалы якларын ачарга тырыша. Киләчәктә бу кызлар һәм малайлар атны оста итеп тәрбияләргә дә, атта чабарга да өйрәнер әле. Ни дисәң дә, алар кечкенәдән белеп, күреп, өйрәнеп үсә.