– Укучыларым дәрестә алган белемнәрен бәйгеләрдә, олимпиадаларда, төрле чараларга әзерләнгәндә тагын да ныгыта. Балаларның белемен тикшерү, кеше арасында югалып калмаска, фикерне җиткерә белергә өйрәтү максатында да андый чараларда катнашуның әһәмияте зур. Республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучым Ләйсән Шәйхетдинова быел БДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүен зур җиңүгә тиңлим. Чыгарылыш сыйныф укучылары Лиана Ахунова, Маргарита Актуганова, Карина Кәлимуллина да калышмый, район олимпиадасында матур уңышлар күрсәтеп шатландырдылар, — ди Лилия Галинур кызы.
Ә менә 10нчы сыйныф укучысы Галия Гыйләҗева татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм шәһәр олимпиадасында да, “Илһам” шигырь сөйләүчеләр конкурсында да, иншалар бәйгесендә дә беренчелекне яулап, мәктәп данын күтәргән. Журналист булырга хыялланучы кыз укуда гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә активлар рәтендә. Әнгам Атнабаевның шигырьләрен күңел хисләрен уятырлык итеп сөйләүче Галиянең яраткан шөгыле әдәби китаплар җыю булуын, моңлы итеп җырларга яратуын да белдек әле.
Әлеге мәктәптә, шулай ук, татар теле дәресләре алып баручы Гөлшат Хуҗинаның укучылары да бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда теләп катнаша. Мәсәлән, 7нче сыйныф кызлары Алсу Сәетгәрәева белән Ленара Сөләйманова, 9нчы сыйныф егете Дамир Габделхаков татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында призерлар исемлегенә керүе белән чиксез горурлана педагог. Алсу шигырь сөйләүчеләр конкурсында да осталыгы белән күпләрне сокландырган.
Үз эшен яратып башкаручы тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә бәхетле укучылар гына түгел, студентлар да күп нәрсәгә өйрәнә ала. Биредә һәр елны БДУның татар-урыс бүлегендә белем алучы студентлар педагогия фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина җитәкчелегендә практика үтә.
Башкалабызда туган телләргә ихтирам белән караучы мәктәп җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар күп булуына, аларның җанлы, мавыктыргыч тормыш белән яшәвенә чиксез шатбыз. Яңа елда мәктәп тормышы тагын да кызыклырак һәм уңышларга бай булсын!