+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
31 март 2016, 02:00

“Мин татарча сөйләшәм”

Наратасты мәктәбендә татар телен өйрәнүче балалар арасындагы конкурсның йомгаклау этабы үтте. Аны район татарлары Конгрессы башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге оештырды.

Чара Наратасты мәктәбе укучыларының конкурста катнашучыларны сәламләве белән башланды. Ирина Дюкарева башкаруындагы “Туган тел” җырына залдагылар да кушылды. 7-11нче сыйныф укучылары катнашкан әдәби-шигъри композициядә (татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә. Хәмидуллина әзерләгән) туган як, туган телне данлаучы шигырьләр яңгырады. “Конфетти” бию төркеменең кече яшьтәге солистлары Самат Гыйлә­җетдинов һәм Айдар Хәбиров (җитәкчесе Г. Ишмиева) татар биюе белән чыгыш ясады. Ә 10нчы сыйныфтан Илнар Солтангәрәев үзе язган шигырьләрне укыды. Илвина Харисова һәм Альбина Әхмәтшина башкаруындагы җыр күңелләргә хуш килде.

Конкурсантлар зур экранда проекцияләнгән иҗади биремнәрне башкаруга кереште. Алар тәрҗемә осталыгы буенча сынау тотты, татар мәкаль­ләренең урысча мәгънәләрен аңлатты, татар эстрадасы җырчыларын, танылган шәхесләрне белү­ләрен күрсәтте. Сүзләрне инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итү иң авыры булгандыр, мөгаен.
Ниһаять, җанатарларны сынау вакыты җитте. Алар катнашучыларга татар халык җырларын танырга яр­дәм итте. Рузалина Мөсә­вирова барлык 10 җырны да белә булып чыкты.

Бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында Айнур Сайгафаров (Чалмалы мәк­тәбе), Ренара Харисова, Алисә Әдел­гәрәева (Зирекле мәктәбе), Айсылу Хәяпова (Дүртөйле мәктәбе) иң яхшы иҗади эш язган. Ә инде соңгы этапта Рузалина Мөсә­вирова (Наратасты мәктәбе), Илсөяр Мослахова (Чалмалы мәк­тәбе), Йолдыз Әюпова һәм Филия Хә­мидуллина (Зирекле мәктәбе) барысыннан да күбрәк балл җыйды.

Җиңүчеләргә Туймазы татар дәүләт драма театрына чакыру тапшырылды.

Маргарита ХӘЙРЕТДИНОВА.
Читайте нас: