Бәйрәм матур җыр белән башланып китте. Гимназия директоры Равил Идрисов һәммәсен дә тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде.
– Апрель – безнең гимназия өчен һәрчак бәйрәм. Тукай алдында баш иябез. Сезгә дә, безгә дә аның васыятьләрен үтәргә язсын иде, – диде Равил Рифгать улы.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары һәм гимназия укучылары бик матур итеп Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштерде. Яшь һәм талантлы сәхнә остасы Денис Ибраһимов бәйрәмне җыр, дәртле бию белән бизәде, БДПУның 3нче курс студенткасы Зөлфирә Сөнәгатуллина бик сәнгатьле итеп “Милли моңнар”ны укып ишеттерде. Ә инде Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзинның җырлары көчле алкышларга күмелде.
Әйтергә, кирәк, биредәге укучылар Тукай иҗаты белән яхшы таныш. Әминә Мингалимова, Ранис Шәрәфуллин, Диана һәм Лиана Баһаветдиновалар, Әдилә Нигъмәтҗанова һәм башка бик күп сәләтле укучылар шагыйрьнең әсәрләрен бөтен шартын китереп, бик оста итеп сөйләп күрсәтте.
Бәйрәмгә кунакка 136нчы башкорт лицее укучылары һәм укытучылары да килгән иде. Әлбәттә, иҗади күчтәнәч белән. Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафуринең очрашуын чын артистларча сәхнәләштерде алар.
Бәйрәм ахырында сәләтле укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Чара күмәкләшеп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.