– Сәфинәнең каушамыйча, сәләтен күрсәтә алуына чиксез шатмын! – диде җиңүченең остазы, Иглин авылы Мәдәният сарае режиссеры Гөлшат Ибәтова. – Бәйгедә беркем дә җиңелмәде, минемчә. Сәхнәдән сәнгатьле укучылар, аларны югары дәрәҗәдә хәзерләүчеләр игътибарга лаек. Сәфинә жюри әгъзаларын чая чыгышы, сәхнәдә үзен чын артистларча кыю тотуы белән дә җәлеп иткәндер. Шушы җиңү аны яңадан-яңа үрләргә дәртләндерсен.
Сәфинә Ибраһимовага 6 гына яшь. Ул Иглин авылының 3нче “Кояшкай” балалар бакчасына йөри. Шул ук вакытта, Иглин авылы Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Максимум” үрнәкле театр коллективында шөгыльләнә. Кем белә, бәлки Сәфинә танылган актриса булыр? Киләчәктә тырышып укыса, камиллек өстендә туктаусыз эшләсә, максатына, һичшиксез, ирешәчәк ул!